ТР, Саба районы, Югары Отар авылы, З.Хәбибуллин урамы, 20 йорт адресы буенча урнашкан 1 фатирлы торак йортның нигезен төзү. Йорт "Мелиорация-Сервис" ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы буенча төзелә.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
2023 елның 4 августы 00.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2023 елның 4 августында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән: төнлә томан, көндез һәм кич кыска вакытлы көчәйгән 15-20 м/с җил, яшен көтелә.
31 июль - 1 август көннәрендә “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча ярышлар булып узды.
1 августта Саба -Аренада бадминтон буенча уку-күнекмә җыеннары башланды
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, имезү балаларда авыруны киметергә ярдәм итә, гомуми үсешкә уңай йогынты ясый.
Җәй-иҗат, фантазияләрне активлаштыру вакыты. 2 августта Кызыл-Мишә авыл китапханәсендә " Ах, җәй!" дигән исем астында танып белү бәйгесе үткәрелде. Башта балалар китапханәче белән бергә шигырьләр укыдылар, җәйге викторина сорауларын күңелле һәм бердәм чиштеләр. Аннары асфальтта рәсемнәр конкурсында катнаштылар. Алар үз рәсемнәрендә җәйге матурлыкны тасвирладылар. Һәрбер рәсем үзенчә кызыклы иде.
2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.
Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.
Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә. Җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).
Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.
Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.
Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше алып барыла.
Параллель рәвештә кырдагы салам рулоннарга төрелә һәм хуҗалык территориясенә кайтарыла, терлекләр өчен азык запасы тулыландырыла.
Бугеннән җәмгыятьтә эшләүче хезмәткәрләргә, халыктан арендага алынган җир пайлары өчен салам өләшенә башлады.
Яхшы сыйфатлы салам, чикләнмәгән күләмдә, һәркемнең капка төпләренә кадәр китерелеп, урнаштырып куелачак.
Бүген Саба муниципаль районының “Балкыш” социаль-тернәкләндерү үзәге базасында район профилактикасы субъектларының катнашында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды.