Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, имезү балаларда авыруны киметергә ярдәм итә, гомуми үсешкә уңай йогынты ясый.
1. Беренче 6 ай эчендә имезү (әлбәттә, сезнең табибыгыз рөхсәт итсә) балалар өчен дә, әниләре өчен дә файдалы. Ул баланы ашказаны-эчәк инфекцияләреннән саклый.
2. Бала туганнан соң бер сәгать эчендә имезү , яңа туган баланы инфекцияләрдән саклый. Бу практика ярдәмендә яңа туган балаларның үлеме кимүе ачыкланды.
3. Ана сөте туклыклы матдәләрнең мөһим чыганагы. Ул 6-12 айлык баланың барлык энергия ихтыяҗларының яртысын һәм аннан да күбрәген, 12-24 айлык баланың өчтән бер өлешен тәэмин итә.
4. Ана сөте авыру вакытында энергия һәм туклыклы матдәләрнең мөһим чыганагы булып тора һәм туклану җитешсезлеге булган балалар арасында үлемне киметергә ярдәм итә.
5. Күкрәк сөте имгән балалар соңыннан симерү проблемаларыннан сирәгрәк интегәләр. Аларның интеллектуаль үсеш күрсәткечләре югарырак, мәктәптә уңышлары яхшырак.
6. Озак вакыт имезү аналарның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итә, күкрәк бизе яман шеш авыруларын киметә.