2 октябрь көнне Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш мәктәбендә Татарстан Республикасы көрәш федерациясенең җитәкчесе- Тагиров Марсель Шәрипҗанович укучылар белән очрашты. Быелдан башлап, Сатыш авыл җирлегендә көрәш түгәрәге эшли башлады.
2 октябрь көнне Аккүл-Бигәнәй авылында яшәүче Имамиева Галия апага 90 яшь тулды. Бәхетле картлык телибез.
Безгә һәрвакыт кирәк һәм терәк булган өлкән буынны хөрмәтләү декадасы дәвам итә. Районыбызда ел саен 50 ел бергә яшәүче парларны хөрмәтләү йөзеннән үткәрелүче тантана быел да үз геройларын “Ильвина” ресторанына җыйды
Аккүл-Бигәнәй авылында яшәүче Зәмзәмия апа һәм Ризван абый Давлатовларны 50 ел бергә тормыш итүләре белән котладык.
Явлаштау мәдәният йортында Татарстаннын атказанган артисты Нурзадә һәм аның иҗатташ дуслары катнашында зур концерт булды.Концерт тамашачыларга бик ошады.
27 сентябрь көнне Саба район китапханәсендә татар рәссамы, график, ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957), РСФСРның халык рәссамы (1980) Фәттахов Лотфулла Абдулмән улының 105 еллыгы уңаеннан «Лотфулла Фәттаховка – 105» - тематик киштә оештырылды
2 октябрь көнне" Ильвина " ресторанында 50 һәм 60 яшьлек парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган традицион чара - тантана узды. Явлаштау авыл җирлегеннән әлеге чарада Алтын юбилярлар Хаеров Миннәхмәт Котдус улы һәм Хаерова Сайма Васил кызы катнашты. Аларны бергә яшәүнең бу искиткеч даталары белән котлыйбыз. Аларга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!
Тормыш көтелмәгән хәлләр белән тулы, һәм баланы авыр ситуацияләрдә тынычлык сакларга, аннан чыгу юлларын табарга өйрәтү мөһим. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең төп бурычларының берсе булып белем бирү процессы белән беррәттән балаларның һәм эшчеләрнең иминлеген тәэмин итү тора.
Саба районы хуҗалыкларында хезмәтне саклау темасына семинарлар узды
1 октябрьдә Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе хезмәткәрләре мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә эшләгән хезмәт ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.