Билгеле булганча, 1 октябрь –Халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәм хөрмәтенә районда 50 һәм 60 ел бергә яшәгән гаиләләр белән тантаналы чара үткәрелә. Быел чара 2 октябрьдә "Ильвина" ресторанында узды. Үткән чарада безнең җирлектән Галиәкбар һәм Әнисә Сафиннар гаиләсе, шулай ук иң яшь Ришат һәм Гөлзилә Нигъмәтҗановлар гаиләсе катнашты.
«Мәрхәмәт - шәфкатьлелек» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кызлар депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә 2023 елның 4 октябрендә сәгать 10 нан 15 кә кадәр, өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясен оештыра.
Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(939)345-37-50 (WhatsApp сораулары өчен)
1 октябрь көнне Оет авыл клубында, китапханә белән берлектә, Өлкәннәр көненә багышланган «Тормыш ямьле сезнең белән» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды. Чара барышында өлкән яшьтәге кешеләр котлаулар һәм теләкләр кабул иттеләр. Катнашучылар әбиләрне һәм бабайларны шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән котладылар. Концерт номерлары кәефне күтәреп кенә калмады, өлкән буын кешеләрен яшьлекләренә дә алып кайтты. Бу искиткеч бәйрәм өлкән буын вәкилләренә очрашу һәм ял итү мөмкинлеге бирә. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
Хөрмәтле Саба районы халкы!
Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан “Кайгырту” хәйрия фондына иганәләр җыю дәвам итә. Акчаларны онлайн санап була. Түләгәндә оешма исеменнән, яисә түләүченең ФИО исеменнән түләсәгез, физик зат буларак түләсәгез, оешманың исемен күрсәтергә кирәк. Өстәмә хәбәр итәбез, өлкәннәргә ярдәм итү кампаниясе кысаларында акчаларны 2023 елның 1 октябреннән 10 октябренә кадәр санап булачак.
1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Өлкәннәр көне уңаеннан, 1 октябрь көнне, Килдебәк авыл мәдәният йортында “Сез булганга – без бәхетле” дип исемләнгән өлкәннәр өчен әдәби-музыкаль кичә оештырылды
30 сентябрьдә без илебез өчен яңа бәйрәм – Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе Россия белән берләшкән көнне билгеләп үтәбез
3 октябрьдә Дондагы Ростов шәһәрендә 2012 елда туган кызлар арасында фехтование буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Авыр көрәшләр нәтиҗәсендә «Саба-Арена» спорт мәктәп вәкиле Фазлиева Амалия көмеш медаль яулый.
Спортчы кызны һәм тренер Р. М. Ильясовны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
Байлар сабасы бисәсендэ "База проекты "ҖЧҖ подрядчы оешмасы тарафыннан автомобиль юлының 3+930 километрында өстәмә су үткәрү торбасы урнаштыру.
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә котлаулар,бүләкләүләр, искә алулар бара.Өлкән кешеләр-безнең әти-әниләребез,әби- бабайларыбыз,хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз.Алар бик күп авырлыклар кургән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр.Без һәрберсен хөрмәт итәргә тиешбез. Шул унайдан Явлаштау урта мәктәбе коллективы башлангыч сыйныф укучыларның әби-бабайларын зурлап бәйрәмгә жыйдылар.