“Сез булганга – без бәхетле” дип исемләнгән кичә

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Өлкәннәр көне уңаеннан, 1 октябрь  көнне, Килдебәк авыл мәдәният йортында “Сез булганга – без бәхетле” дип исемләнгән өлкәннәр өчен әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Әлеге чарага килгән өлкәннәрне Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Н.Н. Заһидуллин, “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасы вәкиле Х.Я Касыймов һәм “Лукоз Саба” җәмгыяте җитәкчесе Р.Н. Гарипов котлап үттеләр һәм өлкәннәргә сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәүләрен теләделәр. Ә мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәр өчен концерт номерлары әзерләгән иде. Өлкәннәребез үзләре дә җырлап-биеп күңел ачтылар. Бәйрәм кичәсеннән   өлкәннәребез күтәренке кәеф һәм шат күңел белән таралыштылар

  Әлеге чараны оештыруда ярдәм күрсәткән “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасы һәм “Лукоз Саба” җәмгыяте җитәкчелегенә рәхмәтләребезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International