"Бәләкәч" балалар бакчасында уку-күнекмә янгын эвакуациясе узды

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Тормыш көтелмәгән хәлләр белән тулы, һәм баланы авыр ситуацияләрдә тынычлык сакларга, аннан чыгу юлларын табарга өйрәтү мөһим. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең төп бурычларының берсе булып белем бирү процессы белән беррәттән балаларның һәм эшчеләрнең иминлеген тәэмин итү тора.

Шул максаттан, 28 сентябрь көнне Саба 5нче «Бәләкәч» балалар бакчасында хезмәткәрләр һәм тәрбияләнүчеләр арасында гадәттән тыш хәлләрдә эш итү күнекмәләрен өйрәнү буенча янгын куркынычсызлыгы эвакуациясе узды.

Шулай ук балалар белән бу темага әңгәмәләр үткәрелде, янгын очракларының сәламәтлек өчен куркыныч китерергә мөмкин булуы аңлатылды. Ут, төтеннән зыян күрмәү өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеге турынд да әйтеп кителде.

Даими рәвештә үткәрелгән мондый күнегүләр уңай нәтиҗә бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International