21-22 октябрьдә Казан шәһәрендә 2023 елгы ТР Шәхси кубогының 3 этабы узды.
Саба спортчылары лаеклы нәтиҗә күрсәттеләр.
2009 һәм аннан яшьрәк яшь категориясендә
Ялгыз разрядта 1 урын Зәйниев Айназ
Ялгыз разрядта 3 урын Хантимирова Алиса
Парлы разрядта 3 урын Зәйниев Айназ Исмәгыйлев Эмиль белән (Казан);
Зәйниев Айназ Әхмәтова Ралина белән катнаш парлы разрядта 3 урын (Әлки районы).
Көньяк Африка Республикасыннан яхшы хәбәр. Сафира Фәйзетдинова «БРИКС илләре уеннары» өстәл теннисы буенча абсолют җиңүче булды.
Россия флагы да, гимны да җиңүче хөрмәтенә!
20 октябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе «На журнальной орбите» дип исемләнгән вакытлы матбугаткә күзәтү үткәрде
Бүген Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 16 яшькә кадәрге өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды. Команда разрядында беренче команда( команда составы Ибраһимов Мурат, Вилданов Камил, Габделхаков Тимерхан һәм Латыпов Илсаф) бронза призерлары булды, икенче команда (Гапдерахманов Инсаф, Вәлиуллин Альфис һәм Билалов Дамир) подиумнан бер адымда туктап, 5 урынны алды. Кызлар (Вәлиуллина Риана, Хәбибрахманова Зилә, Латыйпова Илзира, Батыршина Динә) шулай ук 3 урынны алдылар. Икенче команда (Яппарова Әмилә, Әхмәтова Рамилә, Хәйруллина Алина, Хәбибуллина Динә) 6 урынны алды. Тагын бер медальне район тупланмасына Мурат Ибраһимов китерә, ул парлы разрядта Ринат Абушаев белән 3 урынны алды.
Шәхси разрядта бронза өчен матчта Риана Вәлиуллина Казан спортчысына отты, нәтиҗәдә 6 урынны алды. Хәбибрахманова Зилэ (8м), Батыршина Динэ (10). Егетләрдә Ибраһимов Мурат (8), Латыйпов Ильсаф (9). Шәхси беренчелек нәтиҗәләре буенча унлыкка кергән спортчылар 2024 елда ПФО беренчелегенә Республика исеменнән чыгыш ясаячак.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
2023 елның 23 октябре 05.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
23 октябрь иртәсендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- көчле явым-төшем (яңгырга әйләнгән дымлы кар);
- бозлавык;
- көчле җил 15-17 м/с;
- юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү көтелә.
Олы Кибәче авыл китапханәсендә аралашу сәгате үтте. Балалар үзләре өчен "Этикет", "Әдәплелек" төшенчәләрен ачтылар, әдәп, этикет һәм яхшы манералар турында китаплар белән таныштылар. Тәрбия бирү турында да, нинди кеше тәрбияләнгән, ә нинди надан булып саналуы турында да сөйләштек. Нинди гамәлләр дөрес һәм яхшы дип санала, ә ниндиләре кешенең тәрбиясезлеген күрсәтә. Әдәплелек дәресе балаларны мавыктыргыч формада этикетның төп кагыйдәләре, өйдә, мәктәптә, башка җәмәгать урыннарында һәм мәдәният учреждениеләрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырырга ярдәм итте.
Хөрмәтле Саба бистәсендә яшәүчеләр! Һәлакәткә бәйле рәвештә, Саба бистәсенең "Шатлык", "Эллуки", "Кынгырау" бакчалары МББМУ, «Саба Гимназиясе», «Пекарня» МУ, «Чулпан» Кафе, Ленин һәм Совет урамында 2023 елның 21 октябрендә 09:00 - 17:00 гә кадәр үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне сүндерү планлаштырыла. Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.
2023 елның 21 октябре 18.00 сәгатьтән 22 октябрь 09.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
22 октябрь төнендә һәм иртәсендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
-15-17 м/с көчле төньяк-көнбатыш җиле ;
- көньяк һәм көнчыгыш районнардагы юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
"Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне"
Иләбәр авылыннан чираттагы гуманитар ярдәм ерак юлга кузгалды.