Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

2023 елның 22 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:

2023 елның 23 октябре 05.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

 23 октябрь иртәсендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:

- көчле явым-төшем (яңгырга әйләнгән дымлы кар);

 - бозлавык; 

 - көчле җил 15-17 м/с;

- юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү көтелә.

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка:

Һәркайсы бәла – каза очрагында сез һәрвакыт «112» бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең" ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International