16 яшькә кадәрге өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

Бүген Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 16 яшькә кадәрге өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды. Команда разрядында беренче команда( команда составы Ибраһимов Мурат, Вилданов Камил, Габделхаков Тимерхан һәм Латыпов Илсаф) бронза призерлары булды, икенче команда (Гапдерахманов Инсаф, Вәлиуллин Альфис һәм Билалов Дамир) подиумнан бер адымда туктап, 5 урынны алды.  Кызлар (Вәлиуллина Риана, Хәбибрахманова Зилә, Латыйпова Илзира, Батыршина Динә) шулай ук 3 урынны алдылар. Икенче команда (Яппарова Әмилә, Әхмәтова Рамилә, Хәйруллина Алина, Хәбибуллина Динә) 6 урынны алды.  Тагын бер медальне район тупланмасына Мурат Ибраһимов китерә, ул парлы разрядта Ринат Абушаев белән 3 урынны алды. 

Шәхси разрядта бронза өчен матчта Риана Вәлиуллина Казан спортчысына отты, нәтиҗәдә 6 урынны алды. Хәбибрахманова Зилэ (8м), Батыршина Динэ  (10).  Егетләрдә Ибраһимов Мурат (8), Латыйпов Ильсаф (9). Шәхси беренчелек нәтиҗәләре буенча унлыкка кергән спортчылар 2024 елда ПФО беренчелегенә Республика исеменнән чыгыш ясаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International