7 гыйнварда Иске Икшермә мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән бергә "Коляда, коляда! Капканы ач!" традицион адым ясадылар.
Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире балалар белән бергә « Кышын кошларны ашатыгыз» дигән экологик акция үткәрделәр. Китапханәче яшь укучыларны бездә кышлаучы кошлар белән таныштырды, кошларны кышкы тукландыруны ничек үткәрергә, нинди материаллардан һәм безнең канатлы дусларыбыз өчен азыкны ничек ясарга кирәклеге турында сөйләде.
2 гыйнварда Иске Икшермә мәдәният йортында балалар өчен "Кыш бабай безгә кунакка килде "дигән яңа ел бәйрәме үткәрелде
1 гыйнварда Иске Икшермә мәдәният йортында "Көлке, шаярту, кайгыртусыз, без Яңа елны каршылыйбыз!" дигән күңел ачу кичәсе уздырылды.
Раштуа-бөтен дөнья буенча миллионлаган кеше өчен елның иң бәхетле, иң матур вакыты. Бу балалар һәм өлкәннәр өчен иң яхшы һәм көтелгән бәйрәм. 7 гыйнварда Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре "Әкияти Раштуа" театральләштерелгән тамашасы белән балалар чыршысын үткәрделәр. Башта балаларга театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм бизәкле чыршы балаларга могҗиза хисе китерде. Спектакльнең башыннан ук әкият геройлары Убырлы карчык, Кикимора, Аждаһа, Куян һ.б. балаларны Әкиятнең тылсымлы дөньясына җәлеп иттеләр. Балалар бәйрәм маҗаралары атмосферасына чума алдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш бабай һәм Кар кызы килгәч, җырлар һәм биюләр, чыршы тирәсендә әйлән –бәйлән белән чын бәйрәм башланды. Клубта һәм китапханәдә ел дәвамында үткәрелә торган чараларда, конкурсларда иң актив катнашучылар Кыш Бабайдан истәлекле бүләкләр алдылар. Балалар һәм ата-аналар уңай эмоцияләр һәм Яңа Ел кәефе белән рухландылар. Ә бәйрәмне оештыручылар өчен Яңа елга иң яхшы бүләк-балаларның һәм рәхмәтле ата-аналарның бәхетле күзләрен күрү иде.
Олы Нырты авыл китапханәсе быел беренче укучылар өчен үз ишекләрен ачты. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ишекләрен ачып, китапханә беренче укучысын түземсезлек белән көтте. Быел да алар-Чулпан һәм Ильяс Галәвиевлар һәм Руфина Ибраһимова булдылар.
7 гыйнварда Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә, Кырбаш һәм Мичәнбаш клуб хезмәткәрләре шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсенең үзәк чыршы мәйданында Раштуа көненә күңел ачу кичәсе оештырдылар. Бәйрәм Кыш Бабай, Кар Кызы һәм әкият персонажлары котлаулары белән башланды.Программа кызыклы конкурслардан, төрле уеннардан, җырлардан, биюләрдән һәм викториналардан тора иде. Тамашачылар актив катнаштылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
Олы Нырты авыл китапханәсе, Чабья Чурчи авыл клубы белән берлектә, "Һәр йортка яңа ел"- Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
Китапханәче һәм Чәбия Чүрчи авыл клубы хезмәткәрләре, Газизяновлар гаиләсен, мобилизацияләнгән Рифнурны Яңа ел белән котладылар. Авылдашыбыз Рифнурга сәламәтлек һәм Яңа ел кәефе яхшыруын теләделәр. Яңа ел бүләкләрен тапшырдылар.
Саба муниципаль районының “Олимп” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Яңа ел турниры
Явлаштау авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, “Кошларга ярдәм итик” дип исемләнгән жимлекләр ясау көне уздырды.Безнең якларда кышлаучы кошлар турында сөйләшкәннән соң балалар жимлекләр ясадылар. Ясалган жимлекне азык салып агачка элдек ,калган жимлекләрне балалар үзләре белән алдылар.Салкын кышкы көннәрдә без салган азыкны ашаган кошлар кышны исән-сау чыгарлар дигән өмет белән калабыз. Мондый чаралар туган якка,табигатькә мәхәббәт тәрбияли.