“Ак кышларның якты кичләре” күңел ачу кичәсе

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

7 гыйнварда Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә, Кырбаш һәм Мичәнбаш клуб хезмәткәрләре шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсенең үзәк чыршы мәйданында Раштуа көненә күңел ачу кичәсе оештырдылар. Бәйрәм Кыш Бабай, Кар Кызы һәм әкият персонажлары котлаулары белән башланды.Программа кызыклы конкурслардан, төрле уеннардан, җырлардан, биюләрдән һәм викториналардан тора иде. Тамашачылар актив катнаштылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International