ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Узган шимбәдә Иләбәрдә узган район чаңгы ярышларында Финанс-бюджет палатасы белгече Рамил Шакиров та катнашты һәм 5 км.дистанцияны узып, 18-29 яшьлек ир-егетләр арасында 1 урынга лаек булды.

 «Саба» ҖЧҖенең «Мичан» бүлекчәсе хисап җыелышы 

Тэги: УСХИП

5 февраль көнне "Балалар иҗат үзәге"  базасында тәрбия буенча директор киңәшчеләре өчен мастер - класс узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2024 елның 4 февраль  көнне Байлар Сабасы бозында хоккей буенча Саба район Чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта  Тимершык авылы белән Лесхоз авылының командалары көч сынашты.

Уен нәтиҗәләре:

“Тимершык” – “Урман”     9:0

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Көчле кар яву һәм бураннардан соң, Тимершык  авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны һәм тротуарларны кардан чистарту оештырылды. Җирлек буенча җирле юлларны һәм тротуарларны вакытында чистарту эшләре бара. Шәхси эшмәкәр Ибраһимов, «Болгар» ҖЧҖ  һәм “Саба” ҖЧҖ  Мичән бүлекчәсе тракторчылары тырышлыгы белән барлык урамнар һәм тротуарлар вакытында чистартыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

3 февраль конне Шәмәрдәндэ яшәүче Закиров Расих Газиҗан улы олы бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

2 февраль көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә халык  җыелышы уздырылды.

 Олы Шыңар авыл җирлегендәге учреждениеләр җитәкчеләре; авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г.  2023 елда эшләгән эшләренә отчеты һәм 2024 елга үсеш планнары турында; Россия эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегенең Олы Шыңар  авыл җирлеге буенча участок вәкаләтлесе Садриев Р.А.җәмәгать иминлегенең торышы буенча; Саба районы прокуроры Шаймарданов Р.Н.; Саба районы янгын күзәтчелеге идарәсе начальнигы  Галимуллин А.Р.;   “Сабагаз” идарәсе начальнигы Мөхетдинов И.И.;  Корса урман хуҗалыгы урман мастеры Гилязиев Ф.Т. чыгыш ясадылар

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

 2 февраль көнне  Тимершык авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р., хокук саклау органнары вәкилләре, Саба районы прокуроры Шәймарданов Р.Н., оешма җитәкчеләре  катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:

1.Участок вәкаләтлесе Гатин М.М.чыгышы.

2. Саба районы прокуроры, юстиция советнигы Шәймарданов Р.Н. чыгышы.

3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Хуҗин И.Т.  чыгышы.

4.  Курса урман участогы вәкиле Гилазов Ф.Т урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрү буенча чыгышы.

5. Сабагаз идарәсе җитәкчесе Мөхетдинов И.И. чыгышы.

6.Тимершык авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2023 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты һәм  2024 елга планнары.

7. Тимершык  авыл җирлеге башлыгы  А.Х.Хазиевның 2023 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2024 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.

8. 2023 елда гражданнар җыелышында әйтелгән тәкъдимнәрне, үтенечләрне һәм теләкләрне үтәү буенча отчет һәм 2024 елда гражданнарның тәкъдимнәрен һәм сорауларына җаваплар.

9. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. чыгышы белән йомгак ясалды. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2023 елда башкарылган эшләр, 2024 елга планнар турында җентекләп сөйләде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

4 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган, «Шәмәрдән – уртак йортыбыз» театральләштерелгән концерт программасын оештыралар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

«Юлбат» АХП ҖЧҖ хуҗалыгында 2023 ел йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары буенча хисап җыелышы

Тэги: УСХИП

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International