Тимершык авыл җирлегендә халык җыены

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

 2 февраль көнне  Тимершык авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р., хокук саклау органнары вәкилләре, Саба районы прокуроры Шәймарданов Р.Н., оешма җитәкчеләре  катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:

1.Участок вәкаләтлесе Гатин М.М.чыгышы.

2. Саба районы прокуроры, юстиция советнигы Шәймарданов Р.Н. чыгышы.

3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Хуҗин И.Т.  чыгышы.

4.  Курса урман участогы вәкиле Гилазов Ф.Т урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрү буенча чыгышы.

5. Сабагаз идарәсе җитәкчесе Мөхетдинов И.И. чыгышы.

6.Тимершык авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2023 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты һәм  2024 елга планнары.

7. Тимершык  авыл җирлеге башлыгы  А.Х.Хазиевның 2023 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2024 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.

8. 2023 елда гражданнар җыелышында әйтелгән тәкъдимнәрне, үтенечләрне һәм теләкләрне үтәү буенча отчет һәм 2024 елда гражданнарның тәкъдимнәрен һәм сорауларына җаваплар.

9. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. чыгышы белән йомгак ясалды. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2023 елда башкарылган эшләр, 2024 елга планнар турында җентекләп сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International