Ачык ишекләр көне кысаларында «Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Салават күпере «3 нче Шәмәрдән балалар бакчасы» тәрбияләнүчеләре өчен һөнәри юнәлеш бирү чаралары үткәрелде.
24 майда Шәмәрдәннең "Рост" лицеенда "Соңгы кыңгырау"бәйрәме узды.
24 май көнне Саба район китапханәсенә Татарстанның төрле районнарыннан "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятендә эшләүче кунаклар килде . Реконструкциядән соң яңартылган китапханә буенча экскурсия ясадылар, китапханә тарихы һәм китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар.
Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Соңгы кыңгырау"
21-23 май көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә «Президент ярышлары» бөтенроссия мәктәп укучылары спорт ярышларының республика этабы үтте.
2024 елның 24 маенда район мәдәният йортында Саба балалар сәнгать мәктәбе укучыларының «Бергә булу - зур бәхет!» дип исемләнгән концерты булып узды.
Педагоглар һәм укучылар Россия армиясенә һәм Ватанны саклауда катнашкан солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү максатыннан искиткеч концерт әзерләгәннәр. Сәхнәдән таныш һәм тирән эчтәлекле көйләр яңгырады. Һәр композиция үзенчәлекле: эчкерсез, күңелгә үтеп керә торган. Чыгыш ясаучылар әсәр белән бәйле булган хисләрнең бөтен гаммасын җиткерергә тырыштылар. Классик музыка, дәртле биюләр, Ватан, гаилә турында җырлар, таныш көйләр тамашачыга матур эмоцияләр бүләк итте.
Чара җылы атмосферада узды, тамашачы катнашучыларга алкышлар белән рәхмәт белдерде.
Төбәк авылында наймга 80/20 программасы буенча йорт төзелә башлады. Йортны ПМК-159 оешмасы төзи.
Менә тагын чираттагы уку елы тәмамланды. Бүген барлык мәктәпләрдә дә Соңгы кыңгырау чыңлады. Бу уку елында Олы Кибәче урта мәктәбен 4 укучы тәмамлый. Аларга алдагы укуларында һәм тормышта уңышлар телибез!
24 майда славян язуы һәм мәдәнияте көне үз чорының иң белемле кешеләре, бертуган Кирилл һәм Мефодий тарафыннан славян әлифбасын булдыру истәлегенә билгеләп үтелә. Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре яшь укучылар өчен «Сүзләр кайдан килде» дигән танып белү сәгате үткәрделәр. Балаларга китапның һәм славян алфавитының барлыкка килү тарихын сөйләделәр. Чара ахырында «Славян язуын булдыручылар – Кирилл һәм Мефодий» турында презентация күрсәтелде.
24 майда Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Чыгарылыш сыйныф укучыларын бу истәлекле көн белән Саба фл ФБУЗ "ТРда Гигиена һәм эпидем үзәге" җитәкчесе Исмәгыйлев Илдус Шәрифулла улы, Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Талип Рәшит улы котладылар.