Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
2024 елның 31 май 18.00 сәгатьтән 1 июнь 06.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
31 май кичендә, 1 июнь төнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән 15-18 м/с кыска вакытлы җил көчәю белән яшен көтелә.
Вейплар сезнең тормышыгызга куркыныч тудыра!
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2024 елның 13 июнендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр Сабантуй бәйрәменә әзерләнә башладылар. "Оста куллар" түгәрәгендә балалар үз куллары белән татар милли баш киеме түбәтәй ясарга өйрәнделәр. Алар үз түбәтәйләрен татар милли бизәкләре белән бик теләп бизәделәр. Балалар тагын тасбих та ясый башладылар. Алмаз мозаикасы белән шөгыльләнергә һәм номерлар буенча рәсемнәр дә ясыйлар. Балаларның матур эшләре Сабантуй бәйрәме ярминкәсендә тәкъдим ителәчәк.
Мәктәпкәчә төркем тәрбияләнүчеләре «Фантазерлар» түгәрәгендә Сабантуй бәйрәмендә күргәзмәдә катнашу өчен үз куллары белән чәчкә куя торган резинкалар,ободоклар ясый башладылар.
Яңартылган Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 12 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында «Татарстан өметләре» төбәкара турниры тәмамланды. Малайлар арасында Илсаф Латыйпов җиңүче булды. Илсаф шулай ук авыл районнары зачетында командадашы Раян Йосыповны узып җиңде.
Санкт-Петербург шәһәрендә, СПб ГБУ СДЮСШОР Кометада 27-31 майда интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләрнең спорты буенча (дисциплина өстәл теннисы) Бөтенроссия ярышлары узды. Россия Федерациясенең 12 субъектыннан спортчылар, матур уен күрсәтеп, медальләр өчен көрәштеләр.
Ярышлар нәтиҗәләре:
ИН2:
🥇 Зарипова Л. (шәхси разряд)
🥇 Зарипова Л./Новиков А. (катнаш разряд)
🥈 Зарипова Л./Баранова М. (парлы разряд))
🥉 Новиков А. /Галиев Т. (парлы разряд))
ИН1:
🥇 Гороховатченко Г./Мансуров В. (катнаш разряд)
🥈 Гороховатченко Г. (шәхси разряд)
🥈 Гороховатченко Г./Нигъмәтҗанова А. (парлы разряд)
🥈 Богданов В./Мансуров В. (парлы разряд)
30 майда Байлар Сабасындагы "Олимп" стадионында 2015-2016 елгы малайлар арасында футбол турниры узды.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучысы Новиков Андрей 27 майдан 31 майга кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә узган интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр арасында теннис буенча Бөтенроссия ярышларында катнашты. Зарипова Ләйсән белән катнаш парлы уенда 1 урынны, Тимур Галиев белән 3 урынны алдык.
30 майда Кукмараның 2нче мәктәбе укучылары Лесхоз мәдәният йорты каршындагы "Колокол" музеенда булып киттеләр.