Саба китапханәсе Гаилә паркында узган Балаларны яклау көненә карата багышланган бәйрәм чарасында мастер- класслар белән катнашты. Балалар бик теләп браслет, муенса ясадылар, гипстан фигуралар, сумка шоперлар бизәделәр.
2024 елның 2 июне 21.00 сәгатьтән 3 июнь 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
3 июнь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән 15-17 м/с кыска вакытлы җил көчәю белән яшен көтелә.
Җәйге каникулларның беренче көнендә, 1 июньдә, «Гаилә» паркында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган концерт узды. Тамашачылар Сәнгать мәктәбе укучыларының иҗат коллективларының, солист инструменталистларның, вокалистларның искиткеч концертын күрделәр. Чарада катнашучыларга котлау сүзләре белән мәдәният бүлеге башлыгы Заһидуллин Р.Ф. мөрәҗәгать итте. Ул төрле конкурсларда Гран-при дипломы ияләренә Саба муниципаль районы Башлыгының рәхмәтен һәм акчалата сертификатлар тапшырды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
31 майда директор Димитриев Роберт Павлович йөзендә "Фермер продуктлары" компаниясе ярдәме белән балаларны яклау көненә багышланган фехтование буенча Саба районы Беренчелеге узды.
Малайлар арасында 2008-2011
1 урын Камолов Камол
2 урын Кутдусов Шамил
3 урын Алиев Михаил һәм Садиков Зөлфәт
Малайлар 2012 һәм аннан яшьрәк
1 урын Абдуллин Булат
2 урын Попов Данил
3 урын Абдуллин Ибраһим
Кызлар арасында 2010-2012
1 урын Фазлиева Амалия
2 урын Попова Альбина
3 урын Кәримова Замира
Кызлар арасында 2013 һәм аннан яшьрәк
1 урын Шәймәрданова Айсылу
2 урын Ганиева Нафиса
3 урын Әхмәтҗанова Амелия.
Җиңүчеләр һәм призерлар "Фермер продуктлары" компаниясеннән дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.
«Саба-Арена» спорт мәктәбе һәм фехтование бүлеге турнирны оештырган өчен компания директоры Димитриев Роберт Павловичка зур рәхмәт белдерә.
Югары Симет урта мәктәбе укучыларына авыл хуҗалыгы өлкәсендә экскурсияләр оештырылды. “Симет” һәм Чулпыч авылы кырыенда урнашкан “ПМК” хуҗалыкларында булып, эш тәртибе белән таныштылар, фермаларны, амбарларны карап чыктылар.
Балаларны саклау көне уңаеннан Югары Симет урта мәктәбендә бик матур бәйрәм уздырылды. Укучылар төрле уеннарда катнашып, бик күп бүләкләр алдылар. Бәйрәм ахырында мәктәп директоры Гарифуллин Р.Н. уку елын гел бишкә генә тәмамлаган һәм актив укучыларны бүләкләп, грамоталар тапшырды.
Шәмәрдән авылында Балаларны яклау көненә багышланган күңелле стартлар узды.
«Защитники Отечества» фондының Татарстан филиалы һәм Хәрби госпиталь тарафыннан игълан ителгән «Мы рисуем для бойцов» бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы кысаларында Шәмәрдән авыл җирлегендә шәхси йортлар төзелеше башланды.