Балаларны яклау көненә багышланган фехтование буенча Саба районы Беренчелеге

2024 елның 1 июне, шимбә

31 майда директор Димитриев Роберт Павлович йөзендә "Фермер продуктлары" компаниясе ярдәме белән балаларны яклау көненә багышланган фехтование буенча Саба районы Беренчелеге узды.

Малайлар арасында 2008-2011 

1 урын Камолов Камол

2 урын Кутдусов Шамил

3 урын Алиев Михаил һәм Садиков Зөлфәт

Малайлар 2012 һәм аннан яшьрәк 

1 урын Абдуллин Булат

2 урын Попов Данил

3 урын Абдуллин Ибраһим

Кызлар арасында 2010-2012 

1 урын Фазлиева Амалия

2 урын Попова Альбина

3 урын Кәримова Замира

Кызлар арасында 2013 һәм аннан яшьрәк 

1 урын Шәймәрданова Айсылу

2 урын Ганиева Нафиса

3 урын Әхмәтҗанова Амелия.

Җиңүчеләр һәм призерлар "Фермер продуктлары" компаниясеннән дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.

«Саба-Арена» спорт мәктәбе һәм фехтование бүлеге турнирны оештырган өчен компания директоры Димитриев Роберт Павловичка зур рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International