ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

           8 июньдә бөтен Россия буенча социаль хезмәткәр көнен.

         6 июньдә «өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары М.М. Баһманов, Саба муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы Л. Н. Гайнетдинова катнашында бәйрәм чарасы үткәрелде. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башлыгы Р. Н. Миңнехановның, Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитетының, Саба муниципаль районының социаль яклау бүлеген һәм Лесхоз интернат-йорты директоры исеменнән котладылар Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Су буйларын, чишмә кырыйларын чистарту акциясе дәвам итә. Югары Симет урта мәктәбе укучылары җәйге ял вакытында “Сабантуй” чишмәсе биләмәсен үләннәрен чаптылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Югары Симет урта мәктәбендә башлангыч класслар өчен җәйге лагерь эшли башлады. Укучылар экскурсияләргә баралар, төрле спорт уеннары белән сәламәтлекләрен ныгыталар. Исхакова Альбина Раифовна укучылар өчен сулыкларда, юлда йөргәндә үз үзеңне  тоту кагыйдәләре белән таныштырды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

5 июнь көнне,  "Кояшкай" лагерының   "Яшлек" профильле сменасында, ЖХЛ Кубогы җиңүчесе, Саба районы хоккейчысы Рәхимова Алсу Фәрит кызы белән очрашу булды.

Кичә (05.06.2024) "Кояшкай" лагере базасында "Яшьлек" профильле сменасында балалар ГТО нормаларын тапшырдылар.

Иске Икшермә авылында Сабантуй өчен бүләкләр җыелды

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Иске Икшермә авыл җирлегендә Сабантуйга әзерлек

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Өстәл уены лото.

 Өстәл лотосы-күңел ачу уены. Лото вак моториканы яхшыртырга ярдәм итә. Бу уенчыларның бармаклары вакыт узу белән җайлырак,тыңлаучанрак булачак.Бу хәрәкәтләр координациясе яхшырачак дигәнне аңлата.

5 июнь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар  лото уены  уйнадылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

5
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

      Балаларны яклау көненә багышланган интеллектуаль уеннар турниры

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре яшь кунаклар өчен «А.С. Пушкин - бөек рус шагыйре» дип исемләнгән кызыклы лекция үткәрделәр. А.С. Пушкин безне гомер буе озата бара. Бөек рус шагыйре белән бәйле урыннар илебездә байтак. Ул Казанда да бар. Бөек шагыйрьнең эзләрен чал Казан һаман кадерләп саклый. Ул тукталган йортка истәлек тактасы куелган. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасы янына һәйкәл урнаштырылган. Казан шәһәренең үзәк урамнарының берсе шагыйрь исемен йөртә. Һәрберебез А.С. Пушкин әкиятләрен белә һәм ярата. Аның әсәрләре гаҗәеп хыялга, яхшылыкка, матурлыкка, гүзәллеккә, юмор хисенә бай.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International