5 июнь көнне, "Кояшкай" лагерының "Яшлек" профильле сменасында, ЖХЛ Кубогы җиңүчесе, Саба районы хоккейчысы Рәхимова Алсу Фәрит кызы белән очрашу булды.

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

5 июнь көнне,  "Кояшкай" лагерының   "Яшлек" профильле сменасында, ЖХЛ Кубогы җиңүчесе, Саба районы хоккейчысы Рәхимова Алсу Фәрит кызы белән очрашу булды. 6 яшеннән үк хоккей белән шөгыльләнгән Алсу Рәхимова, яшьли бик күп җиңүләргә ирешә. Беренче тапкыр тимеръаякка аны әтисе бастыра, шуннан бирле ул спортның әлеге төренә гашыйк була. Шулай ук хоккей белән шөгыльләнгән, спорт ярышларында җиңүләргә ирешкән, аның сукмагыннан килүче сеңлеләренә дә ул үрнәк булып тора. Лагерьда ял итүче балалар аның белән бик теләп аралаштылар һәм хоккей спорты турында үзләрен кызыксындырган  күп кенә сорауларга җавап таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International