«Россия Федерациясенең аерым субъектларында партнерлык финанславы буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру максатларында махсус җайга салуны билгеләү буенча эксперимент үткәрү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында " 04.08.2023 №417-ФЗ Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы партнерлык (ислам) финанславы буенча экспериментны гамәлгә ашыру өчен пилот субъектлар санына керде.
«Авылым» ҖЧҖ сәүдә объектында сатучылар өчен сәүдә кагыйдәләренең нормаларын һәм нигезләмәләрен аңлату буенча семинар уздырылды.
Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре үткәрде.
Саба районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре үзәккә килүчеләр өчен өлкәннәр көненә багышланган укыту чарасы үткәрделәр.
Саба туган якны өйрәнү музеенда Халыкара укытучылар көне уңаеннан "Күкләр юлы кирәк кешегә" дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге чарада Арча “Казан арты” тарих-этнография музее филиалы Мөхәммәт Мәһдиев музее мөдире Халидә Кыям кызы Габидуллина белән очрашу, М. Мәһдиевнең укытучы-остаз буларак эшләгән эшләре белән танышу, ахырдан исә “Бер - 41ел балалары” әсәре буенча куелган нәфис фильм карау оештырылды.
Моңа кадәр Мөхәммәт аганы Арчадан чыккан бөек әдип буларак белсәк, әлеге чарада без аны Саба белән бәйле шәхес буларак ачтык, тагын да үз иттек. Әлеге җылы якты очрашу аша тагын бер кат аның әсәрләренең тирән мәгънәсенә, иҗатының олпатлыгына инандык.
Районыбыз мәктәпләрендә белем бирүче сыйныф җитәкчеләре “Беренчеләр хәрәкәте”нең остазлар өчен оештырылган семинарында булдылар. Чара Казан шәһәрендә узды.
Катнашучылар заманча белем бирүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты, яңа педагогик алымнар һәм технологияләр үзләштерде.
"Беренчеләр хәрәкәте" программалары һәм проектлары үсеп килүче буынны һәрьяклап үстерүгә һәм тормышка ашыруга юнәлдерелгән.
Татарстанда 2025 ел башыннан ана капиталы чаралары ярдәмендә 15 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшырткан
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге ел башыннан бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие түләүгә 544 миллион сумнан артык акча җибәрде
2025 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге республика халкына вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек буенча пособиеләргә 12 млрд сумнан артык акча түләгән
9, 10 октябрь көннәрендә мәктәпкәчә учреждениеләрнең ата-аналар комитетлары арасында «Тату балалар бакчасы серләре» дигән муниципаль конкурс булып узды.аның максаты-мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә ата-аналар комитетларының үзара хезмәттәшлек итүдә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм популярлаштыру.
2025 нче елның 06-10 нчы октябрь көннәрендә “Патриот” үзәге базасында Саба муниципаль районының 10 класс егетләре белән хәрби хезмәт нигезләре буенча биш көнлек уку җыеннары уздырылды. Җыенның максаты - унынчы сыйныф укучыларында Россия Федерациясе Кораллы Көчләре турында бербөтен күзаллау формалаштыру, хәрби хезмәткә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру, укучыларның физик әзерлеген яхшырту.