2025 нче елның 06-10 нчы октябрь көннәрендә “Патриот” үзәге базасында Саба муниципаль районының 10 класс егетләре белән хәрби хезмәт нигезләре буенча биш көнлек уку җыеннары уздырылды. Җыенның максаты - унынчы сыйныф укучыларында Россия Федерациясе Кораллы Көчләре турында бербөтен күзаллау формалаштыру, хәрби хезмәткә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру, укучыларның физик әзерлеген яхшырту. Уку җыеннары хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге балаларга реаль шартларда армия тормышының нәрсә икәнен белергә, кораллар белән танышырга, хәрби хезмәт нигезләре, хәрби дисциплина, хәрби иптәшлек, казарма шартларында тормыш һәм көнкүреш буенча беренчел белемнәр алырга ярдәм итте.