10 сентябрь көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, хезмәт дөньясы белән кызыксынуларын үстерү максатында «Минем һөнәри киләчәгем»дигән диспут-чара үткәрделәр. Оештыручылар башта һөнәрнең нәрсә икәнлеген һәм аларның ни өчен мөһим булуы турында әңгәмә уздырдылар. Аннары һәр бала, тупны тотып, чиратлашып берәр билгеле бер һөнәрне тасвирлады, ә калганнары танып белде. Соңыннан яшь катнашучылар киләчәктә кем булырга теләүләре турында үзләренең планнары белән уртаклаштылар. Чара ахырында барысы да һәр һөнәрнең мөһимлеге, кешеләргә һәм җәмгыятькә ничек ярдәм итүләре хакында фикер алыштылар.
Явлаштау авыл китапханәсе «Табигать турында укыйбыз» дигән китап күргәзмәсе үткәрде. Күргәзмәдә табигатькә, экологиягә һәм хайваннарга багышланган китаплар тәкъдим ителде. Балаларга туган ягыбызның флорасы һәм фаунасы турында күбрәк белергә, шулай ук табигатебезнең матурлыгын һәм муллыгын тасвирлаган язучыларның әсәрләре белән танышырга мөмкинлек бирелде. Китапханәче әйләнә-тирә мохитне саклауның мөһимлегенә игътибарны җәлеп итү һәм укучыларны бу теманы тирәнрәк өйрәнергә рухландыру өчен җанлы әңгәмә оештырды.
Симерүне 21 гасырның йогышлы булмаган пандемиясе дип атыйлар. Симерүгә китерә торган төп куркыныч факторы – туклану рационына җавапсыз мөнәсәбәт.
10 сентябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире «Балалар журналлары дөньясында» дигән вакытлы матбугат сәгате үткәрде. Китапханәче балаларны китапханә алдыра торган журналлар белән таныштырды. Балалар журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Балалар өчен журнал битләрендә күпме файдалы һәм мавыктыргыч, күңелле һәм гыйбрәтле нәрсәләр басылган! Иң кызыклы журналларны балалар өйләрендә укыр өчен үзләре белән алдылар. Ахырда барысы да китапханәдә Үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, журналларга сак карау кагыйдәләрен кабатладылар.
11 сентябрьдә Саба муниципаль районы Башлыгы Рәис Миңниханов Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Визит вакытында ремонт эшләренең барышын тикшерделәр һәм капиталь ремонт буенча алга таба мәсьәләләр тикшерелде.
Хәзерге вакытта Лесхоз интернат-йортында склад бинасында эшләр алып барыла, шулай ук карантин бүлегенең кабул итү бүлмәсенең керү өлеше һәм шәфкать бүлеге эшләре бара.
Сабаның «Эллуки» балалар бакчасында яңа билгеләнгән балалар бакчасы мөдирләре өчен семинар узды.
"Барысы да синең өчен": Стас Михайловның хиты Россия буйлап сәяхәтләр рекламасының саундтрегы булды.
Терлек азыгы культураларыннан силос салу башланды
Балалар һәм өлкәннәр террорчылыкка каршы көрәшеп кенә калмыйча, аның барлыкка килүен кисәтүнең мөһимрәк һәм нәтиҗәлерәк булуын белергә тиеш. Берләшеп кенә террорчылыкка каршы торырга мөмкин. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Терроризм җәмгыятькә куркыныч" дип исемләнгән буклетлар тараттылар.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Яктылык приборларын көйләү, шулай ук экспозиция модульләрен җыю һәм декоратив штукатурка белән эшләү бара.