Сабаның «Эллуки» балалар бакчасында яңа билгеләнгән балалар бакчасы мөдирләре өчен семинар узды. Өлкән тәрбияче Шәйдуллина Л.Р. катнашучыларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең методик эше, планнары, гомуми белем бирү программасы, тематик һәм фронталь тикшерүләр үткәрү тәртибе белән таныштырды.
Хәлиуллина Г.Н. мөдирнең эш номенклатурасын тәкъдим итте, документлар төзү һәм алып бару буенча тәкъдимнәр һәм яшь белгечләрнең кызыксындырган сорауларына җаваплар бирде. Яңа җитәкчеләр белән җитәкченең лидерлык сыйфатларын үстерүгә юнәлдерелгән тренинг үткәрелде.