2022 нче елның 5 нче февралендә Тимершык гомумбелем бирү мәктәбе базасында 2007-2008 нче елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча ачык турнир булып узды.
Урамнарның төрлесе була: озыны, кыскасы, мәгънәле исемлесе, бердәм халыклысы, дошманлашып яшәүчесе, күршесенең кем икәнен дә белмәүчесе... Байлар Сабасының данлыклы язучы Гомәр Бәширов исемен йөртүче урамында яшәүчеләрне исә дуслык берләштерә. Җәен Сабантуй бәйрәме алдыннан урамнарында бирнә җыю эшен югары дәрәҗәдә башкарып чыккан иде инде алар. Менә чираттагысы кышкы Сабантуй дип аталды.
2022 елның 7 февраленнән 18 февраленә кадәр чорда «Саба һәм Теләче районнарында яшәүчеләрнең сорауларына Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары буенча территориаль бүлеге белгечләре җавап бирәчәк, 884(362) 2-39-40 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
"Тургай волонтеры" программасын тормышка ашыру кысаларында, "карлы юллар"акциясе узды.
Балалар Бөек Ватан сугышы ветераны Радионова Нина янына бардылар. Балалар ишегалдын кардан чистартырга булышты һәм хуҗалык корылмаларына юл ачты.
Барысы да канәгать калды.
Пионер җырлары узган гасырның 20 нче елларында туган һәм бик зур юл үткән, үзенең эчтәлекле һәм эмоциональ потенциалын туплаган. Алар беренче пионер отряды, тимурчылар, пионер-геройларның батырлыклары, безнең гүзәл Ватаныбыз, пионерлар дуслыгы, Советлар иленең «киләчәк» омтылышлары һәм хыяллары турында сөйлилэр. Җырлар совет идеологиясенең мөһим компоненты булган, анда Пионериянең идеаллары чагылдырылган, хәзерге этапта алар югалган диярлек. Пионер җырлары-музыкаль һәм тарихи хәзинә, анда балалар бик күп файдалы нәрсәләр ала алыр иде. Эзмә мәдәният йортында мәктәп укучылары белэн «Пионер җырлары» дигән патриотик җырлар конкурсы булып узды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
18 сәгатьтән. 5 февраль 18 сәгатькә кадәр. 6 февраль 2022 ел.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 6 февралендә төнлә һәм көндез урыны белән томан, күз күреме 500 м һәм аннан да кимрәк булганда томан көтелә.
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
сәгать 9да башлана. 21 сәгатькә кадәр. 5 февраль 2022 ел.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 5 февралендә көн азагына кадәр һәм кич белән урыны белән бозлавык һәм томан көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк.
Пионер җырлары узган гасырның 20 нче елларында туган һәм бик зур юл үткән, үзенең эчтәлекле һәм эмоциональ потенциалын туплаган. Алар беренче пионер отряды, тимурчылар, пионер-геройларның батырлыклары, безнең гүзәл Ватаныбыз, пионерлар дуслыгы, Советлар иленең «киләчәк» омтылышлары һәм хыяллары турында сөйлилэр. Җырлар совет идеологиясенең мөһим компоненты булган, анда Пионериянең идеаллары чагылдырылган, хәзерге этапта алар югалган диярлек. Пионер җырлары-музыкаль һәм тарихи хәзинә, анда балалар бик күп файдалы нәрсәләр ала алыр иде. «04» февраль көнне Эзмә мәдәният йортында мәктәп укучылары белэн «Пионер җырлары» дигән патриотик җырлар конкурсы булып узды.
4 февраль көнне Тимершык авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:
1.Тимершык авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2021 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты.
2.Участок вәкаләтлесе Гатин Марат Мөрсалим улының чыгышы.
3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкатович чыгышы.
4. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башкарма комитетының җәмәгать тәртибен тәэмин итүче әйдәп баручы белгече Исхакова Альбина Раиф кызының чыгышы
5. Саба муниципаль районы Баш ветеринария табибы Ганиев З.Р. йогышлы авыруларның аерым төрләре һәм этләрне стериальләштерү буенча мәгълүмат белән чыгышы.
6. «Россельхозбанк» АҖнең өстәмә офисы начальнигы Р.К. Билалованың «Авыл ипотекасы» программасы белән таныштыруы.
7. Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х.Хазиевның 2021 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2022 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.
8. Узган елгы җыенда бирелгән сорауларнын үтәлеше
9. Сораулар, тәкъдимнәр, төрлеләр.
10. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгышы белән йомгак ясады. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2021 елда башкарылган эшләр, 2022 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Узган елгы җыелышлардан аермалы буларак, быел халык “ZOOM” программасы аша җыелышта актив катнашты.