ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2022 ел
сишәмбе

7 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе белән берлектә Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан «Что я знаю о Петре Первом?» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр. Чара башында Петр I тормышыннан кызыклы фактлар, булачак императорның балачак һәм яшүсмер еллары, мавыгулары һәм аның шәхси тормышы турында сөйләштеләр. Балалар Петр Алексеевичның Россиянең алдынгы европа иле булуы өчен күп көч куйганын искә төшерделәр. «Великие деяния Петра» исемле документаль фильмнан өзек күрсәтелде. Шулай ук «Петр I в литературных произведениях» дигән китап-иллюстратив күргәзмә дә балаларда зур кызыксыну уятты. Чара ахырында катнашучылар кечкенә генә тарихи викторина барышында Петр I чоры турында белемнәрен тикшерә алдылар.

Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару көне - ул әфганчы-ветераннар бәйрәме дә, һәлак булган барлык сугышчы-интернационалистларны искә алу көне дә. Шушы көн уңаеннан Эзмә авыл җирлегендә «Язмыштан без жинел юл өмет итмэдек» дип исемләнгән спорт чарасы узды. Анда сугышчы-интернационалистлар, балалар, кунаклар чакырылган иде. Тантаналы өлеш оештырылды. Аннан соң хоккей буенча ярышлар узды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

       Кыш-спортның актив төрләрен яратучылар өчен менә дигән вакыт. Спортның иң популяр һәм массакүләм төрләренең берсе-чаңгы спорты. Чаңгы әзерләү-олы яшьтәге мәктәпкәчә яшьтәге балаларга физик тәрбия бирүнең иң мөһим чараларының берсе. Безнең Явлаштау «Ромашка» балалар бакчасында төрле яшьтәге балалар чаңгы спорт төрен аеруча яраталар. Чаңгы белән шөгыльләнү баланың саф, салкын һавада булуын тәэмин итә, бу исә организмны чыныктыра, дәрт бирә, эшкә сәләтлелеген һәм чыдамлыгын арттыра. Чаңгыда йөрү баланың күзәнәге формалашуга уңай йогынты ясый, мускул төркемнәренең барысы да диярлек үсә һәм ныгый, сулышы һәм кан әйләнеше көчәя. Шулай ук чаңгы ярышлары баланың әхлакый-ихтыярый сыйфатларын тәрбияләүгә ярдәм итә: тәвәккәллек һәм үҗәтлек үстерә, кыенлыкларны һәм каршылыкларны җиңәргә өйрәтә, түземлек һәм дисциплиналылыкны формалаштыра. Һәм, әлбәттә инде, чаңгы шуу балаларга бик күп тәэсирләр алып килә.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Саба муниципаль районы спортчылары олимпиячеләргә көч биреп торырга карар кылдылар һәм 6 нчы февраль көнне Эзмә һәм Шәмәрдән авылларында авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба  районы чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды.

5 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Кошларга ярдәм итик» исемле экологик челленджга кушылдылар. Ел саен үткәрелә торган акция кошларны кышлату мәсьәләләренә җәлеп итүгә исәпләнгән. Узган чара кысаларында мөдирләр катнашучыларга бездә кышлаучы кошлар турында сөйләделәр. Моннан тыш, акциядә катнашучылар викторинада һәм кошлар өчен җимлекләр ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Кул астындагы материаллардан төрле җимлекләр ясауда бик теләп катнаштылар. Соңыннан алар барысы да мәдәният йорты территориясендә эленде, ә балалар көн саен төрле ризыклар (орлыклар, икмәк, ашлык) белән тулыландырырга сүз бирделәр. Китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү үткәрелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Олыяз авылында яшәуче Гатауллина  Назилә  Галиәкбәр кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Эзмә авыл җирлеге башлыгы А.Р.Шәйхетдинов Россия Президенты котлавын тапшырды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

2022 елның 1 февраленнән түләүләр һәм пособиеләр күләмендәге үзгәрешләр

 

      Агымдагы елның кышлату чорында малларны  җитәрлек күләмдә азык белән тәэмин итү өчен,  Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте,  Киров өлкәсе Сунинский районыннан сенаж алып кайта башлады.Кайткан терлек азыгы траншеяга тигезләп Һәм  тыгызлап  таптап урнаштырылып барыла.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

Консультация-кисәтү метеорологик күренеш интенсивлыгы турында

2022 елның 7 февралендә 20 сәгатьтән 8 февральдә 10 сәгатькә кадәр

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 8 февралендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

2022 нче елның 5 нче февралендә Тимершык гомумбелем бирү мәктәбе базасында 2007-2008 нче елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча ачык турнир булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International