2007-2008 нче елгы яшүсмерләр арасында баскетбол ярышы буенча ачык турнир

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

2022 нче елның 5 нче февралендә Тимершык гомумбелем бирү мәктәбе базасында 2007-2008 нче елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча ачык турнир булып узды. Ярышта 4 команда катнашты:  «Сабантуй-1,»  «Сабантуй -2», Арча һәм Кукмара шәһәрләреннән килгән командалар. Уенчылар ярыш вакытында  җитезлек, тизлек һәм команда рухын күрсәттеләр. Уеннар катнашучыларга гына түгел, тамашачыларга да  ошады. Җанатарлар үз командалары өчен  чын күңелдән көч биреп тордылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - «Арча»командасы

2 урын - «Сабантуй -2» командасы (Икшермә кадет - интернат мәктәбе)

3 урын - «Сабантуй- 1».

Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар акчалата бүләкләр, грамоталар һәм кубок белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International