Урамнарның төрлесе була: озыны, кыскасы, мәгънәле исемлесе, бердәм халыклысы, дошманлашып яшәүчесе, күршесенең кем икәнен дә белмәүчесе... Байлар Сабасының данлыклы язучы Гомәр Бәширов исемен йөртүче урамында яшәүчеләрне исә дуслык берләштерә. Җәен Сабантуй бәйрәме алдыннан урамнарында бирнә җыю эшен югары дәрәҗәдә башкарып чыккан иде инде алар. Менә чираттагысы кышкы Сабантуй дип аталды һәм 2нче йортта яшәүче Гөлназ һәм Нургаян Шәриповлар йорт каршындагы мәйданда үткәрелде. Биредә чын-чынлап бәйрәм рухы хөкем сөрде: учакта пылау пеште, ярма боткасы әзерләнде, самавырда чәй кайнады, уен-көлке, җыр-бию тынып тормады. Тау шуу, понида йөрү, кызыклы уеннарда катнашып, призларга ия булу – кышкы Сабантуйның иң күңелле мизгелләре булды. Бай иганәчеләре бардыр дип уйлаучылар ялгыша: һәр башлангыч урамда яшәүче бөтен гаилә уртак казнага салган акчага оештырылды. Тормыш никадәр катлаулы, заманалар шулкадәр авыр дип зарлансак та, бердәмлек тау күчерә шул. Идея бирүчесе, башлап йөрүчесе һәм, әлбәттә инде, идеяне дәррәү күтәреп алып, шуңа кушылучы урамдашлар булганда, берни дә куркытмый. Г.Бәширов урамында яшәүчеләр әнә шундый фикердә.