ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2022 ел
җомга

2022 елның 21 февралендә хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район чемпионаты старт ала.

8.02.2022 елда Югары Утар балалар интернат-йортында кече төркем тәрбиячесе Васильева Элла Рафаэль кызы "мари халкы мәдәнияте" дигән темага дәрес үткәрде. 

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе

Көндәлек оператив фараз

Көндәлек оператив фараз

Көндәлек оператив фараз

«10» февраль  көнне Курсабаш авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыелыш башында АҖ «Татмедиа»  һәм АҖ «Саба дулкыннары» әзерләгән видеоматериаллар каралды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Курсабаш авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2021 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты.

2. Полиция участок вәкиле Мубараков Ф.Р. чыгышы. 

3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин А.Р.  чыгышы.

4. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы буенча, урман хуҗалыгы учасковые чыгышы.

5. Саба муниципаль районы Баш ветеринария табибы урынбасары Павлов С.В. йогышлы авыруларның аерым төрләре һәм этләрне стериальләштерү буенча мәгълүмат белән чыгышы.

6. «Россельхозбанк» АҖнең өстәмә офисы начальнигы Р.К. Билалованың «Авыл ипотекасы» программасы белән таныштыруы.

7. Курсабаш авыл җирлеге башлыгы  А.Р. Гыймадиевнын 2021 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2022 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.

8. Узган елгы җыенда бирелгән сораулар үтәлеше. Гражданнарның сораулары, тәкъдимнәре .

9. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башкарма комитетының җәмәгать тәртибен тәэмин итүче әйдәп баручы белгече Исхакова А.Р. чыгышы.

10. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгышы белән йомгак ясады. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2021 елда башкарылган эшләр, 2022 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Докладтан соң халыкны борчыган   сорауларга җавап алынды,киңәш –тәкъдимнәр тыңланды.

   Халык “ZOOM” программасы аша да җыелышта актив катнаша алды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

      2022 елның 11 фералендә җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә , хуҗалыкларның 2021 ел эш нәтиҗәләре, агымдагы елның  январь аеның керем-чыгым күрчәткечләре буенча, Саба муниципаль районы Авыл  хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәсәншин Г.Ш., “Игенче” ҖЧҖ җитәкчесе А.З.Зарипов, Авыл  хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе  белгечләре,  баш бухгалтерлар Һәм баш экономистлар  катнашында киңәшмә узды.

6 февраль көнне Сулэ авыл клубында тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган "начар гадәтләрсез тормыш" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.Әңгәмә барышында без тәмәке барлыкка килү тарихы, Россиянең тәмәке белән беренче тапкыр кайчан танышуы турында сөйләштек.Шулай ук, нинди авыру тудыра тәмәке һәм күпме төрле агулы ул үз эченә алган. "Жиңел" тәмәке юк һәм алар,житештерелу урыны хэм маркасы икенче булса да, аларнын ботен торе дэ зыянлы, бигрәк тә яшь организмга.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 16 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

10 нче февраль көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә җыен узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов, район башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре катнашты.    

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International