«10» февраль көнне Курсабаш авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыелыш башында АҖ «Татмедиа» һәм АҖ «Саба дулкыннары» әзерләгән видеоматериаллар каралды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Курсабаш авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2021 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты.
2. Полиция участок вәкиле Мубараков Ф.Р. чыгышы.
3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин А.Р. чыгышы.
4. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы буенча, урман хуҗалыгы учасковые чыгышы.
5. Саба муниципаль районы Баш ветеринария табибы урынбасары Павлов С.В. йогышлы авыруларның аерым төрләре һәм этләрне стериальләштерү буенча мәгълүмат белән чыгышы.
6. «Россельхозбанк» АҖнең өстәмә офисы начальнигы Р.К. Билалованың «Авыл ипотекасы» программасы белән таныштыруы.
7. Курсабаш авыл җирлеге башлыгы А.Р. Гыймадиевнын 2021 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2022 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.
8. Узган елгы җыенда бирелгән сораулар үтәлеше. Гражданнарның сораулары, тәкъдимнәре .
9. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башкарма комитетының җәмәгать тәртибен тәэмин итүче әйдәп баручы белгече Исхакова А.Р. чыгышы.
10. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгышы белән йомгак ясады. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2021 елда башкарылган эшләр, 2022 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Докладтан соң халыкны борчыган сорауларга җавап алынды,киңәш –тәкъдимнәр тыңланды.
Халык “ZOOM” программасы аша да җыелышта актив катнаша алды.