ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2022 ел
шимбә

«Милекне сатудан яки сатудан керемнәр алган гражданнар, шулай ук мөлкәтне арендага бирүдән кергән гражданнар 30 апрельгә кадәр 3-НДФЛ декларациясен тапшырырга тиеш. Тулырак сайтта nalog.gov.ru ...

2022 ел Россиядә  Мәдәни мирасны саклау елы буларак билгеле. Борынгы заманнардан сакланып калган мәдәни мирасларыбыз арасында сөлгеләр зур урын алып торалар. Алардагы бизәк – рәсемнәргә халыкның бәхет һәм матурлык турындагы уй –хыяллары, элек –электән килгән гореф – гадәтләре, иң якты хис – тойгылары салынган. 4 март көнне Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре  “Ак калфак” клуб берләшмәсе членнары белән        “Аклы татар сөлгесе – күңелемнең көзгесе” дигән исем астында фольклор кичә уздырдылар. Чара барышында  сөлгегә  багышланган  җырлар, шигырьләр яңгырады.Һәр катнашучы үзенең сандыгында сакланучы борынгы сөлгеләрне алып килеп, аның тарихы белән таныштырды. Кичә азагында  өлкәннәребез  кичке  уеннар  уйнап  күңелле  ял иттеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

4
март, 2022 ел
җомга

   Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятендә эшләүчеләр эшли дә, күңелле  һәм файдалы итеп  ял да итә беләләр. Гомумән алганда җәмгыяттә спортка аерым игътибар бирелә. Спорт ул- сәламәтлекнең нигезе,хәрәкәттә- бәрәкәт диләр. Шуны күздә тотып, җитәкче Алмаз Зөфәрович Зарипов             " Игенче" хоккей командасын оештырды. Командада төрле тармакта хезмәт куючы- төрле профессия кешеләре тупланган. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр буларак ,  тренировкалар эштән  соң кичке алтыда башланып китеп -сәгать тугызларга кадәр дәвам итә. Спорт белән шөгыльләнеп , көч  - куәт туплап  шулай соң гына таралышалар алар. Район буенча үткәрелгән чаңгы ярышларында беренчелекне бирмәгән " Игенче"ләр, хоккей ярышларында да сынатмаслар, матур башлангычлар дәвам итәр!

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

18 сәгатьтән. 4 март 10 сәгатькә кадәр. 6 март 2022 ел.

2022 елның 5 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- төнлә томан (Казанда да);

- күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараю белән буран (Казанда да), төнлә һәм көндез бозлавык;

- иртән һәм көндез секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил (Казанда да), көчле кар, юеш кар, кар көртләре барлыкка килә.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 6 мартында төнлә һәм иртән урыны белән көчле җил саклана, урыны белән 17-22 м/с, буран.

       Балалар иҗат үзәгендә Саба муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында үткәрелгән «Яшел ут-2022» республика бәйгесенең район турында җиңүчеләр һәм аларның тәрбиячеләре бүләкләнде. Әлеге конкурсның «Балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау буенча иң яхшы тәрбияче» номинациясендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән 3 нче номерлы «Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячесе Хамзина Равилә Рәшит кызы җиңү яулады. Җиңүчеләрнең эше конкурсның республика этабына җибәреләчәк. Җиңүчеләр, призерлар һәм катнашучылар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2022 елның 2 мартында “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен, балалар интернат- йорты” нда психолог Садыкова Г.Г. “Күчмә кошлар “ дигән тема буенча шөгыль үткәрде. 

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе

Элек-электән хатын-кызлар кул эшләре белән шөгыльләнгән:крючок белэн эшлэу, чигү, тегү һәм кием-салым бизәгәннэр. Эшләнгән эшләнмәләр өйне бизәү өчен дә, бүләкләр өчен дә кулланылган, ә күпләргә яхшы табыш та китергән.Бүген кул эшләре-ул мавыктыргыч ял итү һәм үз иҗат потенциалыңны тормышка ашыру ысулы.25 февраль көнне Сулэ авыл клубында Курсабаш авыл китапханәсе белән берлектә "кулларга шатлык-йөрәккә шатлык"дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.Чигү, бәйләү, бисердан картиналар, алмазная вышивка һәм башка осталык төрләре күргәзмәдә бик күп кызыклы һәм якты эшләр тәкъдим ителгән иде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Олы Шыңар авылында  яшәүче Набиуллина Рәйсә  Гыйлметдин кызына 2022нче елның 2нче мартында 90 яшь тулды. Россия Президенты Путин В.В. һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов тапшырды Котлауларга шулай ук   “Туган Як” җәмгыяте директоры Мехәмәтов И.Ш., Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дә кушылды

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Кичә, 2022 елның 3 мартында Хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба районы чемпионатының чираттагы уеннары узды.

«Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ сезнең игътибарга шуны җиткерә: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы федераль бюджеттан финанслана торган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү буенча конкурс нигезендә сайлап алу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International