Чын  ир-егетләр хоккей уйный!

2022 елның 4 марты, җомга

   Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятендә эшләүчеләр эшли дә, күңелле  һәм файдалы итеп  ял да итә беләләр. Гомумән алганда җәмгыяттә спортка аерым игътибар бирелә. Спорт ул- сәламәтлекнең нигезе,хәрәкәттә- бәрәкәт диләр. Шуны күздә тотып, җитәкче Алмаз Зөфәрович Зарипов             " Игенче" хоккей командасын оештырды. Командада төрле тармакта хезмәт куючы- төрле профессия кешеләре тупланган. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр буларак ,  тренировкалар эштән  соң кичке алтыда башланып китеп -сәгать тугызларга кадәр дәвам итә. Спорт белән шөгыльләнеп , көч  - куәт туплап  шулай соң гына таралышалар алар. Район буенча үткәрелгән чаңгы ярышларында беренчелекне бирмәгән " Игенче"ләр, хоккей ярышларында да сынатмаслар, матур башлангычлар дәвам итәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International