ЯҢАЛЫКЛАР


8
март, 2022 ел
сишәмбе

2022 нче елның 6 нчы мартында Байлар Сабасынын үзәк шугалагында авыл җирлекләренең ирләр командалары арасында  хоккей буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының 2022 нче сезонның финал уеннары узды.

Кадерле хатын-кызлар - әниләр,әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чынкүңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләртелибез, якыннарыгызның игелегенкүреп яшәргә насыйп итсен сезгә Ходай.Салкын, озын кышлардан соң килгәнбу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәлбәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгәтормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхетнурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез.Бәйрәм белән!!!


7
март, 2022 ел
дүшәмбе

8 март уңаеннан, Икшермә авыл җирлегендә хатын-кызлар волейболы турниры узды.Икшермәдән 2 команда катнашты 1 һәм 3 урын яуладылар.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлегендә кышкы спартакиада булып узды.Безнең спортчыларбыз актив катнашып, призлы урыннар яуладылар.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Бүген Саба район мәдәният йортында халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара үтте. Әлеге чараны Саба районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов Марат Рашат улы ачып җибәрде, хатын-кызларга котлау сүзләрен җиткерде. Бәйрәм барышында республикакүләм конкурсларында җиңүчеләр тәбрикләнде. Бәйрәмнен бүләге итеп, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле зур концерт куйды.

Югары Шытсу мәдәният йортында 8 март бәйрәме уңаеннан концерт булып узды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

8 март бәйрәме уңаеннан Иске Икшермә авылында волейбол ярышы булып узды. "Шытсу" командасы актив катнашып 2 нче урынга лаек булды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу төп мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре өчен район методик берләшмә утырышы булып узды. Катнашучылар мәктәптә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә сыйныф җитәкчесенең эш алымнары белән якыннан таныштылар, сыйныф сәгатьләрендә булдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Барыннан да ешрак салым органнары белгечләренә салым түләргә кирәкми торган отыш суммасы закон белән билгеләнгәнме, дигән сорау белән мөрәҗәгать итәләр.

Физик затлар тарафыннан һәр сумма буенча 15 мең сумнан артып киткән яки 15 мең сумнан артык табыш алганда, лотерея операторлары яки таратучылар һәм букмекер конторасында һәм тотализаторда уздырыла торган азартлы уеннарны оештыручылар салым агентлары дип таныла. Бу физик затлар кеременә салымны исәпләү һәм тотып калу бурычы нәкъ менә аларга йөкләнгән дигән сүз.


6
март, 2022 ел
якшәмбе

 

Консультация-кисәтү

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

18 сәгатьтән. 6 март 10 сәгатькә кадәр. 7 март 2022 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 7 мартында төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International