ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2022 ел
җомга

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән 2 нче “Теремок” балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясенда балаларны хокукый яклау атналыгы узды. Атна дәверендә балаларның хокуклары турында әңгәмәләр үткәрелде, ата-аналар өчен консультацияләр әзерләнде, күчмә папкалар ясалды. Шулай ук ата –аналарга балаларның һәм аларның хокуклары һәм бурычлары турында белешмәлекләр тәкъдим ителде. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Әскарова Гөлназ Ильяс кызы, Камалутдинова Людмила Иван кызы белән берлектә көндәлек куллану өчен “Бала хокуклары” альбомы ясадылар. Педагог- психолог Кошкина Ильмира Мөкмин кызы “Мин – кеше. Мин – шәхес. Минем хокукларым” дип исемләнгән уен формасында йомгаклау чарасы үткәрде. Чара барышында балалар кешене үз исеме белән атауның әһәмиятен ачыкладылар, матур исемнәрне атауда, табышмакларга җавап табуда көч сынаштылар, “Өен тап”, Кем нәрсәне дәвалый?” уеннарын уйнадылар, гаилә кыйммәте турында мультфильм карадылар. Чараны “Дуслар биюе” белән тәмамладылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Бүген «Маяковский» иҗат киңлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия"нең "Яшь Гвардия"се Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Төбәк штабы тарафыннан оештырылган "Без бергә" хәрәкәтендә катнашучылар белән очрашты. Ул "Без бергә" гуманитар штабы эше белән танышты, шулай ук волонтерлар белән аралашты.

         Февраль ахырында Саба районында "Яшь Гвардия" Саба җирле бүлекчәсе җирле штабы инициативасы белән Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан күченеп килүчеләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән гуманитар җыен ачылган иде. Саба районы халкы ярдәме белән төрле кирәк-яраклар, көнкүреш әйберләре, балалар уенчыклары һ.б. җыелды. Бүген «Маяковский» иҗат киңлегендә ТР Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин "Без бергә" гуманитар штабы эшен оештыруга керткән өлеше өчен рәхмәт хаты тапшырды, Саба районында гуманитар җыенны югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

Тэги: Яшь Гвардия

16 март көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре картлар йортында яшәүчеләр өчен концерт оештырдылар. Концерт бер сулышта узды, халык артистларны бик җылы каршы алды. Алар өчен биюләр, җырлар, шигырьләр, гармун астында җырлар оештырлган иде. Артистлар бик күп эмоцияләр һәм алкышлар алдылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Язгы ташуга әзерлек уңаеннан Тимершык авыл җирлегендә елгаларны чүп-чардан, ләмнән арындырдылар

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

«Саба урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесендә дәүләт урман инспекторлары өчен өч көнлек квалификация күтәрү курслары узды.

Уку барышында урманнарны саклау, яклау, яңадан торгызу һәм алардан файдалану, урман кишәрлекләрен арендалау, техник документларны алып бару, хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре каралды. Шулай ук урман законнарын бозу турында актлар һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү кагыйдәләренә дә игътибар бирелде.

Лекцияләр белән тыңлаучылар алдында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Саба урманчылыгы» ДКУ, «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУның һәм башка белгечләр чыгыш ясадылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Олы Шыңар авылында  яшәүче Җамалетдинова Нурлыхөдә Җамалетдин  кызына 2022нче елның 18нче мартында 95 яшь тулды. Россия Президенты В.В.Путин һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г.Гарипов тапшырды. Котлауларга шулай ук   Олы Шыңар медпункты хезмәткәрләре дә кушылды

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

17 март көнне Республиканың Саба районында РФ һәм ТР атказанган урманчысы Минниханов Нургали Миннихан улы истәлегенә чаңгы ярышлары узды.

Катнашучыларны ДКУ "Саба урманчылыгы" җитәкче – урманчысы Гыйззәтуллин Васил Нурулла улы сәламләде.

Призлы урыннарны алган командаларга грамота һәм акчалата премияләр тапшырылды.

1 урын – Урман селекция-орлыкчылык үзәге командасына бирелде. Командага шулай ук Н.М.Минниханов исемендәге күчмә Кубок та тапшырылды. 2 урын – ДКУ "Саба урманчылыгы"  командасына, Ә Мишә авыл җирлеге командасы 3 урынга лаек булды. Молодцы!       

Тэги: Мишә авыл җирлеге

   Сабаның 2 нче номерлы «Әллуки» балалар бакчасында зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр арасында юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина узды. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

2022 нче елда "Saba BalaHoner" проекты үз мөмкинлекләрен киңәйтте, яңа станцияләр эшли башлады. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

17 март көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тормыш бер тапкыр бирелә " дигән темага түгәрәк өстәл, әңгәмә үткәрделәр. Лесхоз бистәсе активистлары белән очрашу оештырдылар. Тормыш — ул байлык, кешегә бер генә тапкыр бирелә торган бүләк. Тормышыңны нинди эчтәлек белән тутыруы аның үзеннән тора. Билгеле, вакыт сузыла. Яшүсмерләр белән «кыйммәтләр» төшенчәсе, аның турыдан-туры һәм күчерелмә әһәмияте турында фикер алыштылар. Активистларыбызны дөрес яшәү рәвеше алып барырга чакырып, сәламәтлек турында презентация күрсәттелде. Безнең киләчәк яхшы, сәламәт кулларда дип ышанып калабыз.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International