«Саба урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесендә дәүләт урман инспекторлары өчен өч көнлек квалификация күтәрү курслары узды.
Уку барышында урманнарны саклау, яклау, яңадан торгызу һәм алардан файдалану, урман кишәрлекләрен арендалау, техник документларны алып бару, хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре каралды. Шулай ук урман законнарын бозу турында актлар һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү кагыйдәләренә дә игътибар бирелде.
Лекцияләр белән тыңлаучылар алдында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Саба урманчылыгы» ДКУ, «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУның һәм башка белгечләр чыгыш ясадылар.