ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2022 ел
сишәмбе

18 – 19 нчы март көннәрендә Лениногорск шәһәрендә мәктәп спорт клубларының  Бөтенроссия спорт уеннары республика этабы булып узды. Безнең район данын Саба гимназиясе  укучылары (җитәкчеләре – Гайнуллин И.Ш., Ахтямов А.Н.) якладылар. Алар видеоролик, йөзү, бадминтон, җиңел атлетика, стритбол ярышларында катнашып, 1 нче урынга лаек булдылар.. Алга таба Саба гимназиясе командасы әлеге ярышның Россия этабында республика данын яклаячаклар. Укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә киләсе ярышларда уңышлар теләп калабыз.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2022 нче елның 17 нче мартында Байлар Сабасы спорт комплексында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм ИП 2022 нче елгы сезон (Байлар Сабасы зонасы) хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының финал уеннары узды.

Моның өчен ЛК менюсы менюсын сайларга кирәк:: Тормыш хәлләре ->> башка хәлләр - > пеня, штрафлар, процентлар буенча недоимка һәм (яки) бурычлар турында мәгълүмат бирергә ризалык ->> электрон имза белән имзаларга ->> җибәрергә.


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

20 нче март көнне Килдебәк авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре: Килдебәк авыл мәдәният йорты, китапханәсе, Туктар авыл клубы һәм китапханәсе, Мәртен авыл клубы хезмәткәрләре һәм үзэшчән сәнгатьтә катнашучылар белән, Урта Саба авыл клубында "Җырлыйк әле" дип исемләнгән музыкаль шоу-программа үткәрделәр

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

»Татарстан Республикасының УГМС " Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча:

Иске Икшермә авыл җрилегендә Нәүрүз бәйрәме үтте. Балалар һәм олылар арасында чаралар һәм спорт ярышлары үткәрелде. Авылда яшәүчеләр һәм балалар бәйрәм боткасы, кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

«Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы, «җылылык белән тәэмин итү турында» 2010 елның 27 июлендәге 190-ФЗ номерлы, «су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында» 2011 елның 7 декабрендәге 416-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә, Татарстан Республикасының Тарифлар буенча Дәүләт комитеты турындагы Нигезләмә нигезендә (алга таба-Федераль тарифлар хезмәте) - Дәүләт комитеты җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлый һәм күрсәтелгән оешмаларның 2021 елгы эш нәтиҗәләре буенча финанс-икътисадый торышына билгеләнгән тарифларның (тарифларга өстәмәләр) йогынтысын анализлый.

12 март Югары Симет авыл җирлеге бюджет хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре чаңгыда йөрергә чыкты

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

21 март – Халыкара   шигърият көне. Шул уңайдан  Олы Шынар китапханәсе,мәдәният хезмәткәрләре,Оет китапханәсе белән берлектә "Гомерем келәме" дип исемләнгән якташ язучыбыз Сиренә Гатиятова белән очрашу кичәсе үткәрделәр.
Очрашуга укучылар,укытучылар,"Ак калфак" клуб берләшмәсенә йөрүчеләр,китап сөючеләр килде.Шагыйрә тормышы,иҗаты турында сөйләде,моңлы җырларын башкарды.Балалар язучының шигырьләрен сөйләделәр,иҗатына карата сораулар бирделәр.Очрашу иҗади һәм җылы атмосферада узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

Сатыш авыл җирлегендә  Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Балалар һәм олылар арасында кызыклы уеннар оештырылды. Барлык катнашучылар плов, коймак, кайнар чәйдән авыз иттеләр

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International