2022 нче елның 17 нче мартында Байлар Сабасы спорт комплексында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм ИП 2022 нче елгы сезон (Байлар Сабасы зонасы) хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының финал уеннары узды

2022 елның 22 марты, сишәмбе

2022 нче елның 17 нче мартында Байлар Сабасы спорт комплексында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм ИП 2022 нче елгы сезон (Байлар Сабасы зонасы) хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының финал уеннары узды.

Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов һәм Татарстан Республикасының атказанган юристы Рифат Рафаэль улы Закиров катнашты.

Чемпионат Нәтиҗәләре:

Иң яхшы уенчы номинациясендә бүләкләнде:

Хуҗина Гөлчәчәк Муниципаль район командасы;

Зарипова Гөлнара САБА-АРЕНА командасы;

Гыйльметдинова Римма Гимназия командасы;

Насыйбуллина Гөлнара Олимп командасы.

«Иң яхшы уенчы» номинациясендә Татарстан Республикасының атказанган юристы Закиров Рифат Рафаэль улының күпьеллык җанатары махсус призы белән бүләкләнде:

Смирнова Карина Олимп командасы;

Шәмсетдинова Илзия САБА-АРЕНА командасы.

«Җиңүгә омтылыш» номинациясендә бүләкләнделәр.

Галиева Алсинә РОО командасы;

Фазылова Зарина Гимназия командасы;

Зәйнеева Айгөл Муниципаль район командасы;

Шакирова Лилия Аграр көллият командасы;

Галимова Сирена Бәләкәч командасы.

«Иң яхшы уенчы-җитәкче» номинациясендә Банк командасы уенчысы Шәрәфиева Фәридә бүләкләнде.

«Иң тугрылыклы җанатар» номинациясендә Галиуллин Мәгъсүм бүләкләнде.;

1 урын – Олимп командасы;

2 урын – Муниципалы командасы;

3 урын-Гимназия командасы.

4 урын-САБА-АРЕНА командасы.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Җиңүчеләргә һәм призерларга котлау! Чемпионатның финал өлешендә сезгә киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International