Шоу-программа «Жырлыйк әле»

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

20 нче март көнне Килдебәк авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре: Килдебәк авыл мәдәният йорты, китапханәсе, Туктар авыл клубы һәм китапханәсе, Мәртен авыл клубы хезмәткәрләре һәм үзэшчән сәнгатьтә катнашучылар белән, Урта Саба авыл клубында "Җырлыйк әле" дип исемләнгән музыкаль шоу-программа үткәрделәр. Катнашучылар музыка композицияләрне белүдә үзара көч сынаштылар һәм үзләренең вокал буенча сәләтләрен күрсәттеләр. Программа өч этапта  уен формасында үтте. Һәр этапта төрле буын вәкилләре катнашты. Программаның мөһимлеге шунда ки, катнашучылар халык җырларын тере тавышка башкардылар. Шоу-программа  тамашачыга бик ошады һәм аларда халык җырларына зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International