Россиядә 2022 елда Халыкара Гаилә Көне 15 майда билгеләп үтелә һәм 29 тапкыр уздырыла.
Бәйрәмнең максаты-җәмәгатьчелек игътибарын гаилә проблемаларына җәлеп итү һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту.
Барыгызны да Халыкара Гаилә Көне белән котлыйбыз! Сезгә якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләрне сакларга, алар турында кайгыртырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә һәм кечкенәләрне рәнҗетмәвегезне телибез! Сезнең гаиләләрдә һәрвакыт гармония һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен!
"Созвездие-Йолдызлык-2022»катнашучыларының Гала-концерты.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
18 сәгатьтән. 14 май 18 сәгатькә кадәр. 2022 елның 15 мае
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 14 маенда төнлә һәм көндез урыны белән яшен, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр көчле җил, 14 май кичендә урыны белән 23 метрга кадәр.
Ремонт эшләренә бәйле рәвештә, 14 май көнне сәгать 09:30 дан 16:00 га кадәр
Сосновая, Солнечная, Пушкин, И.Башкиров, А.Кәримуллин, Жиңүнең 55 еллыгы, З.Хәбибуллин урамнарында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла.
Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасы туплап куюыгызны сорыйбыз.
Авария хәленә бәйле рәвештә, 14 май көнне сәгать 10:00 дан 16:00 га кадәр Завод Нырты авылында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла.
Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасы туплап куюыгызны сорыйбыз.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
2022 елның 24 апреленнән 15 маена кадәр Анапада мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннары узды. Ярышларда илебезнең 57 төбәгеннән яшь спортчылар катнашты. Татарстан Республикасы данын яклап Саба Гимназиясе командасы катнашты. Уеннар спорт һәм конкурс программасыннан торды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Саба Гимназиясенең «Комета " командасы 2 урынга лаек булды.
13 май көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге белән берлектә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Шәйхетдинова А.И. катнашында, Халыкара гаилә көне уңаеннан социаль хезмәт алучылар өчен бәйрәм оештырдылар.
Әлеге чара үз гаиләңә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү, уртак иҗади эшчәнлеккә омтылыш, гаилә мөнәсәбәтләрендә әхлакый башлангычларны ныгыту, аралашу культурасын үстерүгә юнәлдерелгән иде. Чара барышында балалар ата-аналар белән сэндвич һәм чикләвек әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар, учакта әзерләнгән тәмле ботканы авыз иттеләр, төрле уеннарга актив кушылдылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр. Танылган язучы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Бәллүр каләм» конкурсы лауреаты Галимуллина Г.Н. ата-аналар белән балаларга әхлакый тәрбия бирү буенча тренинг үткәрелде. Кунаклар бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Бәйрәм ахырында барлык балаларга да спонсорлар «Арлен СпецТехстрой» ҖЧҖ җитәкчесе Гафиятуллин А. Т. һәм «ЮК Ваше Право» ҖЧҖ җитәкчесе Евдокимов А. Е. тарафыннан әзерләгән татлы бүләкләр тапшырылды.
Үз хокукларын яклау өчен һәркем сыйфатсыз хезмәт күрсәтү яки гарантия йөкләмәләрен бозу белән очрашкандыр, мөгаен — мондый вәзгыятькә эләгеп, аларны белергә кирәк, күпләр шикаятьне кая мөрәҗәгать итәргә, ничек дөрес язарга кирәклеген белми. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны киң колачлы пропагандалауны тәэмин итү, кулланучылар мәгарифе мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү максатыннан, даими нигездә гражданнарны кабул итү зарур.
Шулай итеп, 2022 елның 12 маенда Саба муниципаль районы Арташ авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль – инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов әлеге җирлектә яшәүчеләр өчен күчмә кабул итү үткәрде.
Кабул итү барышында гражданнарга «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре нигезендә үз хокукларын тормышка ашыру тәртибе аңлатылды.
Волейбол дөньяда иң популяр спорт төрләренең берсе булып тора. Аның белән планетабызның миллиардлап кешесе мавыга. Безнең районда спортның бу төренә зур игътибар бирелә һәм ел саен төрле чемпионатлар үткәрелә. Финанс-бюджет палатасы ир-атлары уенда бик теләп катнаштылар. Уеннар көндәшлек һәм эмоциональ фонда узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча финанс-бюджет палатасы командасы 4 нче урынны яулады. Ә иң яхшы уенчы дип коллегабыз Гатауллин Илгизәр Кәрим улы танылды. Ир-атларны турнир тәмамлануы белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!