14 май көнне район мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык-2022» эстрада сәнгатенең XXII ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә катнашучыларның зур гала-концерты булып узды. Концертта Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары- әлеге конкурс-фестивальда катнашучы балалар чыгыш ясады . Чарага башкаладан мәртәбәле кунаклар-«Созвездие-Йолдызлык 2022» жюри әгъзалары: Туманов Дмитрий Александрович, Сунгатуллина Зиля Даяновна, Гарипова Райля Мухаметхановналар чакырылган иде. «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашучыларны һәм аларның җитәкчеләрен уңышлары белән котлап, акчалата премия һәм чәчкәләр тапшырылды.