ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

8 июнь көнне "Бердәм Россия"нең "Яшь Гвардиясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба җирле бүлекчәсе вәкилләре «Бердәм Россия"нең "Яшь Гвардиясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсенең ХІІІ хисап-сайлау конференциясенең 2 нче этабында катнаштылар. Конференция кысаларында оешма уставының яңа редакциясе кабул ителде, 2009-2022 нче елларда оешма эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук, төбәк штабының һәм региональ контроль-ревизия комиссиясенең яңа составы сайланды. Төбәк штабы составына янә өч елга Яшь Гвардия Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Халиев сайланды.

         Айнур Рафиковичка эшендә уңышлар телибез!

8 июньдә Россиядә социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Социаль эш-ул кешеләр арасында элемтәләрне җайга салу сәнгате. Социаль өлкә хезмәткәре көне-һөнәри бәйрәм, ул мәрхәмәтлелек тапкан, хезмәт вазифасы буенча гына түгел, вөҗдан кушуы һәм күңел чакыруы буенча да игелек тудыра.

Тэги: осз

Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Су безнең тормыш» исеме астында чишмәләргә культпоход оештырдылар. Су - гаҗәеп табигать бүләге. Җирдә бернәрсә дә сусыз яши алмый. Җир тирәнлегеннән чишмәләр өслеккә тере дымны чыгара. Экскурсия барышында балаларга чишмәләрнең әһәмияте, чишмә суының шифалы үзлекләре, аларга сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге һәм чишмәләрнең әйләнә-тирә мохиттә су тигезлегенең мөһим өлеше булуы турында сөйләделәр. Безнең көннәрдә чишмәләрне төзекләндерергә кирәк, аларны карарга кирәк, алар турында һәркем кайгыртырга тиеш. Экскурсия барышында балалар белән матур куаклар һәм агачлар шул ук шифалы су белән сугарылды. Чөнки кечкенә генә игелекле эш чишмәләр тирәсендә экологияне һәм табигатьне сакларга ярдәм итә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Сабантуй мәйданына бүләк җыю йоласы төрле җирдә төрлечә аталып, төрлечә сакланып калса да, барыбыз да аны көтеп ала. Бәйрәмгә кайбер кешеләр әлеге йолада катнашу өчен генә дә махсус кайта.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

4 июньдә Туктар авылы клубы мөдире, китапханәче балалар һәм авыл яшьләре белән бергә милли бәйрәмебез Сабан туена бирнә җыйдылар

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

8 июнь-Социаль хезмәткәр көне!

Салым түләүчеләр салым йөкләмәләренең үтәлеше турында электрон почта яки смс-хәбәрләрдә мәгълүмат ала алалар. Моның өчен Россия Федераль салым хезмәтенең 06.07.202020 ел, № ЕД-7-8/423@боерыгы белән расланган форма буенча бурычлар булу турында хәбәр итүгә ризалык җибәрү дә җитә. Ризалыкны салым түләүченең шәхси кабинетыннан тапшырырга, салым инспекциясенә кәгазьдә шәхсән, вәкил аша алып килергә, почта аша заказлы хат белән җибәрергә яки телекоммуникацион элемтә каналлары аша электрон формада тапшырырга мөмкин

Вакытыннан алда мәгълүмат бирү һәм пенсияне “бер хәрәкәт” белән билгеләү

Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасында матур гадәткә әверелде. Быел ул тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды. Мәйдан иртәдән үк балаларның шат авазларына күмелде. Кояш җылы нурлары белән күңелләргә бәйрәм кәефе өстәде.

Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул?! Шуны гына көткәндәй, уеннар башлануын игълан итүгә үк, балаларыбыз мәйдан уртасына ашкынды. Кемдер тизрәк, авызында кашык белән йомырка куеп йөгерергә, кайсыдыр аркан тартышырга һәм чүлмәк ватырга алынды. Кыскасы, барысы да уен уйнап, аннан алган бүләккә шатланды. Бәйрәмебез күңелле җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасы мөдире Сайфуллина А.В. сүз алып, балаларны котлады, бүләкләр тапшырып узды, балаларга менә дигән бер бәйрәм, моннан тыш, милли йолаларыбызның сакланып калуы өчен дә зур бер чара әле ул дип искәртеп узды. Җәйнең беренче көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

  5 июнь көнне Тимершык, Кызыл-Мишә, Көек  авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта.  Халык аларны шатланып каршы ала, бүләкләр өләшә һәм балаларны татлы ризыклар белән сыйлый.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International