Татар Икшермәсе авылында Сабантуйга бирнә җыйдылар
2022 елның 8 июне, чәршәмбе
Сабантуй мәйданына бүләк җыю йоласы төрле җирдә төрлечә аталып, төрлечә сакланып калса да, барыбыз да аны көтеп ала. Бәйрәмгә кайбер кешеләр әлеге йолада катнашу өчен генә дә махсус кайта.