ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Олы Нырты авыл җирлегенең Урта Нырты авылында үзара салым акчасына урам челтәрен ремонтлау эшләре алып барыла.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

2022 нче елның 1 нче августыннан 12 нче августына кадәр вакыт аралыгында кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.

Саба үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Эдэби алан" , "әдәби аланга сәяхәт" проекты кысаларында Олы Нырты авыл җирлеге балалары өчен бәйрәм үткәрделәр. 

Бәйрәм Әкият геройлары - Убырлы, Шүрәле белән тамаша белән башланып китте. Буратино балалары белән бергә урланган Убырлы һәм Шүрәле китапларын кире кайтару өчен сорауларга җаваплар эзләделәр. Нолик фокуслар күрсәтте, аларны чарада катнашучылар кызыксынып күзәтте. Соңыннан балалар төрле уеннарда актив катнаштылар. Һәр бала бүләк һәм уңай эмоцияләр алды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының 36 нчы номерлы матди ярдәм күрсәтү бүлеге һәм Пенсия фонды белгечләре килде.

14 июль көнне Үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре Олыяз, Мишәбаш һәм Лесхоз авыл китапханәчеләре,клуб һәм  мәдәния хезмәткәрләре белән берлектә  балалар өчен "Җәйге китапханә- 2022 сәяхәткә чыга" дип исемләнгән бәйрәм  оештырдылар. Бәйрәм күңелле уеннар һәм биюләр белән үрелеп барды

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

Хөрмәтле Байлар Сабасында яшәүчеләр! Ремонт эшләре белән бәйле рәвештә, Бикет, Октябрьская, Тукай урамы 132-188, 123-201 йортларын, Ленин урамы 91-133 , 80А-126 йортларын , 14 июль 2022 ел, 13:30дан 16:00гә кадәр үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктатып тору планлаштырыла.

Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.


13
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, сезне тугызынчы сыйныфны тәмамлавыгыз белән котлыйбыз. Бүген сез олы тормышка аяк басасыз. Без ышанабыз, сез бу тормышта  яхшы уңышларга ирешәчәксез. Һәрвакыт дөрес карарлар кабул итегез. Нинди генә кыенлык килеп чыкса да сезне  сындырмасын һәм беркайчан да алга барудан туктатмасын. Янәшәгездә һәрчак авыр вакытта ярдәм итәргә әзер булган ышанычлы кешеләр һәм дуслар булсын иде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Кызыл-Мишә мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан «обьективта - гаилә»дип исемләнгән фотографияләр конкурсы булып узды. Бәйгегә гаилә бәйрәмдә, ялда, табигатьтә яки өй шартларында сурәтләнгән фоторәсемнәр кабул ителде. Иң мөһиме-фото уңай, кызыклы булсын!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

13 июль көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән берлектә «Минем идеаль дөньям " дигән темага педагогик коррекция үткәрелде.

Педагогик коррекция учреждениедә ай саен үткәрелә. Дәресләр вакытында социаль хезмәт алучылар психоэмоциональ халәтне, хәтер һәм фикерләүне яхшырта. Үзенең күзаллауларын үстерә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Чәршәмбе көнне, 14 июльдә, Татарстан Республикасы Саба районының Корсабаш авылында тулы метражлы «823 километр»дигән нәфис фильм төшерү башлана. Кинокартина «татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2020-2023 еллар)»ТР Дәүләт программасы буенча төшереләчәк.

"823 километр" татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники әсәрләре буенча режиссерлар Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскәров тарафыннан оештырыла. Экранда төрле елларның өч тарихы (1908, 1941-43 еллар, хәзерге вакытта) күрсәтеләчәк, алар үзара тыгыз бәйләнгән һәм бер гаиләнең үзара мөнәсәбәтләрен ачучы. Сценарий авторы-Валерия Байкеева,продюсеры-Миләүшә Айтуганова.

Беренче төшерү көнендә 1908 елның вакытлы чорында төп рольләрне башкаручылар – Солтан Нотфуллин һәм Аслан Миргаязов җәлеп ителәчәк.

Журналистларны төшерү мәйданчыгына 14 июльдә 10: 30 сәгатьтә чакырабыз. Элемтә өчен контактлар - +7 (917) 878-87-29 – Татьяна Мельникова, администратор.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International