Байлар Сабасы бистәсендә агачлар һәм куаклар утырту, аларны карап һәм тәрбияләп тоту эшен муниципаль контракт нигезендә Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе башкара
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 17 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Олы Шыңар авыл җирлегендә үзара салым акчасына Чулпыч авылы зиратында хуҗалык кирәк-яраклары өчен корылма эшләнде. Эшләрне Саба ПМК «Мелиорация” ҖЧҖ башкарды.
"Без-Россия гражданнары!" ІХ республика иҗади конкурсы
Шушы көннәрдә Олы Кибәче авыл җирлегендә яшәүче бер төркем кешеләр тарихи Болгар шәһәрчегенә сәяхәткә барып кайттылар. Сәяхәтне Олы Кибәче авыл клубы мөдире Алмаз Хөснетдинов оештырды.
Татарстанда 84 меңнән артык иминиятләштерүче Пенсия фондына белешмәләрне электрон элемтә каналлары буенча җибәрә
2022 елның 10 августында Саба районы Эзмә авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров катнашында Алкогольле продукция сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар-укулар үткәрелде.
Август аенда бакчада ел саен физкультурачылар көнен билгелэп утэбез.
Буген физкультурачылар коне унаеннан бакчада «Без-спортчылар»дигэн спорт бэйрэме уткэрелде.Бу мероприятиенен топ максаты- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Бәйге-ярышларга балаларны күбрәк тарту иде.
Курсабаш авылының Тукай урамында, Сәләхиев Зөфәр гаиләсе, танылган татар шагыйре һәм публицист - Габдулла Тукайга багышланган истәлек тактасы куйды. Олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Евгений Львович Шафранов истәлегенә картинг буенча бөтенроссия ярышлары