ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2022 ел
чәршәмбе

Оет авыл клубы хезмәткәрләре такта уеннары үткәрделәр. Такта уеннары-эрудицияне үстерү, словиканы тулыландыру, логик фикер йөртүен яхшырту, шулай ук күңел ачу өчен яхшы ысул. Ләкин иң мөһиме, такта уеннары – тере аралашу. Чара вакытында балалар бик теләп шашка, шахмат, домино, нарда уйнадылар. Дуслар белән күңелле диңгез һәм вакыт үткәрү – «челтәрдән тыш» чарасының нәтиҗәсе - телефоннар ял итте.

Бу үзара аралашу, вакыт үткәрү файдасы белән яхшы ысул.

Олы Шыңар авыл җирлегендә   үзара салым акчасына  Оет  авылы зиратында хуҗалык кирәк-яраклары өчен корылма эшләнә. Эшләрне  Саба ПМК «Мелиорация” ҖЧҖ башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Авыл халкы тырышлыгы белән Түбән Симет авылы мәчетенә тотылды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

2022 елның 20 августында Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы Президенты администрациясенең яшьләр активы рәисе Гилмиева Резедә Азат кызы һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкиле Идиятова Эльвира Шамил кызы   булдылар.

Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Равилин Р.Р. кунакларны интернатта яшәүчеләрнең яшәү , көнкүреш һәм ял шартлары белән таныштырды. Әбиләр һәм бабайлар игътибарга һәм бүләкләргә бик шатландылар һәм зур рәхмәт белдерделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Бүгенге көндә “Симет”  җәмгыятендә  игеннәрне урып-җыю уңышлы дәвам итә,  арпа, солы культурасы соңгы гектарларда җыела.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

20 август көнне "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе кысаларында , авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин И.Р һәм мәктәп директоры Гарифуллин Р.Н. беренче сыйныфка баручы  балаларга мәктәп сумкасы һәм мәктәп кирәк-яраклары  тапшырды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре төгәлләнде. Кече Шыңар авылында Комсомол урамының 168 м өлеше, Олы Шыңар авылында Такташ урамының 187м, Оет авылында Кооператив урамының  97 м   өлеше ремонтланды. Юл ремонтлау эшләрен «Рамазан» ААҖ оешмасы  башкарды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

20 һәм 21 августта Березкино авылында ралли-рейдлар һәм парлы узышлар буенча "Сила Сибири" турниры узды.

Мишә авыл җирлегендә Президент программасы эшли

Тэги: Мишә авыл җирлеге

23
август, 2022 ел
сишәмбе

22 август көнне флаг көнен бәйрәм итү кысаларында Шәмәрдән авыл җирлеге мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан тасмалар тарату буенча акция оештырылды. «Россия тасмасы» акциясе халыкның бердәмлеген, без яшәгән илебезгә хөрмәт һәм горурлык хисләрен гәүдәләндерә. Ул патриотик тәрбия бирүгә генә түгел, ә яшьләрнең һәм яшь буынның социаль һәм гражданлык активлыгын күтәрүгә дә юнәлдерелгән.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International