Ралли-рейдлар һәм парлы узышлар буенча "Сила Сибири" турниры

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

20 һәм 21 августта Березкино авылында ралли-рейдлар һәм парлы узышлар буенча "Сила Сибири" турниры узды. Мондый форматтагы ярышлар Россиядә беренче тапкыр узды-алар "Газпром трансгаз Томск"компаниясенең 45 еллыгына багышланган иде.
Турнирда барлыгы биш дисциплина бар иде: N2 зачетына ралли-рейд (озын дистанция), спорт экипажларының парлы узышы, «Урал» арасында парлы узыш, «Ураллар» арасында «өченче категория Ралли», «өченче категорияле Ралли» (һәвәскәрләр узышлары).
20 августта ралли-рейдлар узды. Юлсыз узышучылар өчен урман полосасы, кырлар, сукмаклар, кискен борылышлар һәм өслекләрнең батышлыгы булган участок әзерләнгән иде. Бу этапта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Ибраһим улы Галиев һәм аның штурманы Илсур Ибраһим улы Галиев икенче урынны яуладылар.
21 августта иң кызыклы һәм истә калырлык ярышлар – боҗра парлы узышлар булды. Көчле көндәшләр арасында киеренке көрәш нәтиҗәсендә, Марат Галиев экипажы ярышларның әлеге этабында беренче урынны яулый алды.
Саба районы узышчыларын ярышларда яхшы чыгыш ясаулары белән чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм спортта уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International