ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими  алып барыла. Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авыллары тирәсе куаклыклардан чистартылды, ташу сулары агызыр өчен канаулар казылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ:


Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү

21 сәгатьтән. 20 сентябрьгә кадәр 09 сәгать. 2022 елның 21 сентябре

2022 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

   Бүген, 20нче сентябрьдә, Байлар Сабасы бистәсендә басым канализациясе төзелеше буенча чираттагы эшлекле киңәшмә узды.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Саба муниципаль районындагы ВФСК ГТО сынау үзәге һәркемне ГТО стандартлары комплексын үтәргә чакыра

Тормыш ситуациясенә җавап ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы әлеге мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте - сәүдә объектына микродулкынлы тапшырды. Ремонт вакыты 45 көн иде. Күрсәтелгән сроктан соң тагын 20 көн үтте, ләкин микродулкынлы ремонт ясалмаган. Минем кулланучы хокукларым нинди?

2022 нче елның 20 нче сентябрендә "БЕРДӘМ РОССИЯ"нең "Яшь Гвардия"се Саба җирле бүлеге инициативасы белән Саба аграр көллияте студентлары белән очрашу оештырылды. Саба җирле бүлекчәсе Яшь Гвардия җитәкчесе Айнур Халиев очрашуда Яшь Гвардия эшчәнлеге турында сөйләде, студентларның сорауларына җавап бирде. "Яшь Гвардия Саба муниципаль районында иҗтимагый-сәяси юнәлешендә яшьләр арасында зур эш алып баручы иң актив яшьләр оешмасы булып тора",- дип билгеләп үтте. Айнур Халиев Саба аграр көллиятенең актив студентларын Яшь Гвардиянең эшенә чакырды.

20нче сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсенең “Любознайки” клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен «Янгын куркынычсызлыгы» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.  Тематик сәгать “Ут белән сак бул” китап күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Китапханәче укучыларны  балалар язучыларының янгын турында әсәрләре белән таныштырылып: С.Маршак “Кошкин дом”, “Пожар”, К.Чуковский “Путаница”, Л.Толстой “Пожарные собаки”, С.Михалков “Дядя Степа”, мәгълүмат бирде. Чара Саба муниципаль районы буенча гражданнар оборонасы белгече Тимергалиева Л.Р. чыгышы белән дәвам итте. Укучыларны янгын чыгуның гомуми сәбәпләре, янгынның куркыныч факторлары, янгын сүндерү чаралары һәм алардан файдалану кагыйдәләре белән таныштырды.  «Это я, это я, это все мои друзья!», «Огонь и вода» уенында укучылар актив катнашып, «Чайнворд» сорауларына да җавап биреп, үзләренең янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләре белүләрен  күрсәттеләр. Чара ахырында укучыларга истәлекле буклетлар тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

Тимершык авыл җирлегендә тирә-якны төзекләндерү буенча даими җыештыру эшләре алып барылып тора. Бу максат белән җирлек территориясен даими җыештыру эшләре алып барыла.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Шәмәрдән авыл җирлегендә «Татарстан кроссы - 2022» массакүләм ярышы узды. Ярышларның тантаналы ачылышын Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Н. үткәрде.. Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләделәр, финишта иң яшь катнашучыларны истәлекле бүләкләр көттеләр.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

17 сентябрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә "Милләтләр кроссы-2022", "Татарстан кроссы -2022" йөгерү ярышы оештырылды. Ярышта балалар бакчасына йөрүче балалар, урта мәктәп укучылары, җирлектәге бюджет оешмалары җитәкчеләре һәм эшчеләре, шулай ук теләгән һәркем катнашты. Җиңүчеләргә авыл җирлеге башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International