ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2022 ел
җомга

8 октябрьдә Байлар Сабасы ш.т. п. һәм Шәмәрдән авылларында авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узачак. Ярминкә иртәнге 7дә "Аргамак" картодромы территориясендә башлана. Ярминкәдә шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, район предприятиеләре җитештергән товарлар тәкъдим ителәчәк. Монда һәркем кулай бәядән кирәкле продукция табачак.

Сезне ярминкәдә көтеп калабыз!

5 нче октябрьдә Лесхоз мәдәният йортында автоимун системасы авыруларын дәвалау һәм дәвалау мөмкинлекләре белән таныштыру максатыннан ТР атказанган табибы Гуров Владимир Иванович лекция үткәрде. Тыңлаучылар кызыксынып  тыңладылар һәм үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат белделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Мичәнбаш авыл клубы Шәмәрдән китапханәләре белән берлектә «Яраткан укытучы» дип исемләнгән мастер - класс үткәрделәр. Һәр бала үзләре ясаган открыткаларга дизайн уйлап табып, чәчәкләрен билгеле бер тәртиптә урнаштырып, яфракларын бер - берсенә туры китереп ябыштырдылар. Аннан соң һәр укучы яраткан укытучысына адресланган котлау язмасы уйлап таптылар, төсле атрибутлар белән бизәделәр. Чара ахырында балалар икенче көнне үзләренең яраткан укытучыларына котлау открыткалары тәкъдим итәчәкләрен сөйләделәр.

В Верхнешитцинском сельском доме культуры прошла мероприятие ко Дню Учителя. Мероприятие прошла в вдушевной и теплой атмосфере.

Югары Шытсу мәдәният йортында укытучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы булып узды. Чарада хәзер эшләүче, шулай ук лаеклы ялда булган укытучылар катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре әлеге кичәне кызыклы музыкаль уеннар һәм җырлар белән бергә үреп алып барды. Әлеге чара чәй табыны артында җанлы аралашу белән тәмамланды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

        6 августта район китапханәсенең уку залында "Өлкәннәр" клубының чираттагы утырышы булды. Хезмәт ветераннарын Өлкәннәр көне белән Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы, ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары буенча рәисе урынбасары Якупова Фәридә Шәүкәт кызы, «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Закирова Гүзәл Рөстәм кызы, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы котларга килделәр. Алар пенсионерларны бәйрәм белән тәбрикләделәр, “Актив яшәеш” темасы буенча әңгәмә үткәрделәр, өлкәннәрне кызыксындырган сорауларга җавапларын бирделәр. Чараның икенче өлешендә кунаклар өчен чәй өстәле оештырылды, алар анда сөйләшүләрен дәвам иттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

Олы  Шыңар авылында яшәүче Әхмәтов Рафаил Әхмәт улы һәм Әхмәтова Гөлнур Фәйзрахман кызының бергә яшәүләренә 50 ел тулды. Әхмәтов Рафаил Әхмәт улы –1949нчы елның 20нче августында туган, Әхмәтова Гөлнур Фәйзрахман кызы – 1947нче елның 26нчы сентябрендә туган.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

5 октябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты каршындагы кыңгыраулар музеена Лесхоз интернат-йортында яшәүчеләр килеп киттеләр. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Су ремонтына бәйле рәвештә , 2022 елның 7 октябрь көнне 13:00- 14:00 сәгатьтә Шэмэрдэн авылынын Комсомольская, 3 Сентябрь, 9 Май, Советская, Тукай, Пролетарская, Лермонтов урамнарында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планнаштырыла. Килеп туган уңайсызлыклыр өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасы туплап куюыгызны сорыйбыз.

 

01-02.10.2022 елда Чаллы шәһәрендә тиз шахмат һәм блиц буенча ТР Чемпионаты узды.Саба районының шахмат буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелма командасы "35 меңгә кадәр кеше яшәгән районнар" төркемнәрендә янә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә алды. Спортчыларыбызны яхшы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International