Олы Шыңар авылында яшәүче Әхмәтов Рафаил Әхмәт улы һәм Әхмәтова Гөлнур Фәйзрахман кызының бергә яшәүләренә 50 ел тулды. Әхмәтов Рафаил Әхмәт улы –1949нчы елның 20нче августында туган, Әхмәтова Гөлнур Фәйзрахман кызы – 1947нче елның 26нчы сентябрендә туган.
Рафаил абый – 8 классны тәмамлагач «Авангард» колхозында торле эшләр башкара.1969 елда Совет Армиясе сафларына алына, Чиләбе өлкәсе Златоуст шәһәрендә хезмәт итә. Армиядән кайткач колхозда эшләвен дәвам итә, бригадир итеп куялар. Эш белән беррәттән кичке мәктәптә урта белем ала һәм читтән торып Минзәлә совхоз техникумында укып агрономия бүлеген тәмамлый. 1978 елдан 3 ел ферма мөдире булып эшли. Корса урманчылыгында 3ел урман караучы булып эшли. Сонгы 25 елны Шынар крестьян-фермер хуҗалыгында эшли, инженер, тәэминатчы вазыйфаларын да башкарырга туры килә аңа. Күп кенә бүләкләре бар, 9нчы, 10нчы 5еллык ударнигы дигән исем, “Коммунистик хезмәт ударнигы”, “Социалистик хезмәт ударнигы” дигән исемнәре бар, Саба районы хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә, гомуми эш стажы 45 ел. Рафаил абый 2008 елдан Олы Шыңар авыл җирлеге буенча инвалидлар Советы рәисе булып эшли, аларның район буенча үткәрелгән ярышларда катнашуларын оештыра, шулай ук авыл җирлеге буенча үткәрелгән чараларда да актив катнашалар. Рафаил абый үзешчән сәнгаттә дә актив катнаша, җырга, биюгә оста. Гөлнур апа Олы Шыңар авылының данлыклы Ахунҗановлар нәселеннән чыккан Габдрахман белән Зәйнәп улы Фәйзрахманның кызы. Алар быел "Тарихта без эзлебез” дигән Республика Шәҗәрә фестивалендә катнашып 1 урынны яуладылар. Гөлнур апа 8нче классны тәмамлагач «Авангард» колхозында гел фермада эшли: дуңгызлар,чеби-тавыклар һәм бозаулар карый. Эш белән беррәттән кичке мәктәптә укуын да тәмамлый. Сонгы елларда фермада сыерлар сава, гомуми эш стажы 33 ел. Бергә 6 бала тәрбияләп устерәләр, 3 кыз, 3 малай; 10 оныклары бар. 6 бала табып үстергән өчен “Ана Даны” медале белән бүләкләнә. Буш вакытларында шәл бәйли, бугенге көндә дә барлык балаларына оекбашлар бәйли. Балаларының барсы да үз гаиләләре белән яшилэр. Фаил, Надил, Голия Казанда, кызлары Гөлназ Тимершыкта, Гөлнар Сабада, уллары Раил Олы Шыңар авылында яши.