Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәрелеп тора.
Ел саен 10 ноябрьдә Россиядә Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме (2011 елга кадәр — Милиция көне) билгеләп үтелә.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Кукмара шәһәренең А.М. Булатов исемендщге лицееның 5нче сыйныф укучылары булып китте. Алар өчен Лесхоз бистәсенең туристик маршруты буенча экскурсия үткәрелде, ә чараның кульминациясе булып матрешка һәм солдат буявы буенча мастер - класс булып үтте.
Нәрсә ул яхшылык һәм шәфкатьлелек? Бу сүзләрнең мәгънәсе нидә? Уйлап карасак,шәфкатьлелек – авыр чакта бер – береңә ярдәмгә килү, яхшылык эшләргә омтылу. Иләбәр авыл китапханәсе һәм авыл клубына йөрүче өлкәннәребез нинди генә чаралар булса да читтә калмыйча актив катнашып киләләр.Мобилизацияләнгән авылдашларыбызга ярдәм йөзеннән, шәфкатьлелек акциясенә кушылып йон оекбашлар бәйләделәр.Изге теләкләрен теләп бәйләнгән оекбашлар үз ияләрен табар дигән өметтә калдылар.
8-12 ноябрь көннәрендә Казанда өстәл теннисы буенча 2008 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар арасында ТР беренчелеге уза.
Команда зачетында 17 егетләр командасы һәм 13 кызлар командасы катнашты .
Саба районы командасы Фәйзетдинова Сафира, Вәлиева Зилә, Батыршина Динә һәм Хәбибрахманова Зилә составында 3 нче урынны яуладылар.
8 ноябрьдә мини футбол буенча Саба районы Чемпионатының беренче матчлары узды. Явлаштау һәм Мишәбаш командалары Иштуган һәм Эзмә командалары белән очраштылар. Явлаштау авыл җирлегенең ике командасы да матчларда җиңү яулады.Командабызга алга таба да уңышлар телибез.
Бүген, 2022 елның 9 ноябрендә «Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» сәнгать бүлегендә 1 нче сыйныф укучылары һәм Газизова Гүзәл Равил кызы белән “Прикладная композиция” фәне буенча “Татар халык орнаменты мотивлары буенча аппликация” темасына ачык дәрес үтте.
Яңа Мичән авылына кергәндәге Мишә елгасы аша салынган күпердә капиталь ремонт эшләре башкарыла.
Олы Нырты авыл мәдәният йортында демобилизацияләнгән солдатлар катнашында Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган чара үткәрелде.
Агымдагы елның 10 ноябрендә гражданнарның хокукларын тәэмин итү максатыннан Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә гражданнарны бердәм кабул итү була. Суд приставлары өлешчә мобилизациягә эләккән гражданнарга, аларның туганнарына һәм хәрби хезмәткәрләргә карата башкарма производстволар белән бәйле мәсьәләләр буенча консультация бирәчәкләр. Кабул итү шулай ук кредиторларның күрсәтелгән категорияләрдәге гражданнарның бурычларын кире кайтару белән бәйле мөрәҗәгатьләре буенча алып барылачак.