Агымдагы елның 10 ноябрендә гражданнарның хокукларын тәэмин итү максатыннан Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә гражданнарны бердәм кабул итү була. Суд приставлары өлешчә мобилизациягә эләккән гражданнарга, аларның туганнарына һәм хәрби хезмәткәрләргә карата башкарма производстволар белән бәйле мәсьәләләр буенча консультация бирәчәкләр. Кабул итү шулай ук кредиторларның күрсәтелгән категорияләрдәге гражданнарның бурычларын кире кайтару белән бәйле мөрәҗәгатьләре буенча алып барылачак.